Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс хыялы яки яхшы татар – үле татармы?


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Бу көннәрдә “Звезда Поволжья” газетасында бер мәкалә басылып чыкты. Аның авторлары Русиядә бер генә милләт – урыс милләте генә бар һәм булырга тиеш дип исбатларга тырыша.


//Борис Виноградов, Андрей Савельев. Мультикультурализм не пройдет // Звезда Поволжья, 2011, №8.



Газета бу язманы АПН сайтыннан алып бастырган, мәкалә авторлары икесе дә фән докторлары, икесе дә моңа кадәр «Родина” партиясеннән Русия Дәүләт Думасы депутлары булганнар, икесе дә чи урыс. Алар, күзләрен дә йоммыйча, Русия дәүләтен саклап калу өчен башка милләтләр юкка чыгарылырга, урыс белән кушылырга тиеш дигән фикерне үткәрәләр.

Никакой иной нации, кроме русской, в России нет и не может быть. При этом русская политическая культура предусматривает возможность существования на территории России различных этнических культур и различных народов.

Анысына да “рәхмәт” инде, әле милли мәдәниятләргә яшәү өчен мөмкинлек бирергә уйлап карыйлар икән “өлкән абзыйлар”! Әмма мәкалә авторлары бу язманың башында гына милләтләр белән шулай төчеләнеп алалар, ә ахырда инде, кырт кисеп, “я – без, я – алар!” – дип, мәсьәләне кабыргасы белән китереп куялар:
У нас нет другого пути, кроме последовательной и ненасильственной национальной унификации жизни всех народов России на основе русского суперэтноса – гражданской нации. Либо они должны ассимилироваться в русскую гражданскую нацию, сохраняя свои этнографические особенности и веру, либо они превратятся в «дефекты структуры», которые погубят страну.
Менә шулай – Русияне ил буларак саклап калу өчен без татар буларак яшәүдән баш тартып, урыс милләте составына кушылырга тиеш икән, ягъни, урыска әйләнергә тиеш булабыз. Юк икән, мәкалә авторлары куркытканча, безне канлы сугышлар һәм Русиянең ил буларак юкка чыгуы көтә икән... Менә шуннан аңлашыла инде – ни өчен кинәт кенә милли мәктәпләрне бетерә башладылар, имтиханнар урыс телендә генә калды, ни өчен “милләт” дигән кешеләрне хөкемгә тарталар, авызларын томалыйлар, ни өчен милли республикаларны бетерергә җыеналар.

Болар барысы да бер үзәктән – Мәскәүдән килә, болар барысы да башка халыклар хисабына урыс милләтен саклап калу өчен эшләнә. Әйе, Русияне түгел, урыс милләтен саклап калу өчен эшләнә, чөнки эчкечелектән, наркоманиядән, үтерешләрдән ел саен миллионлап кырылган бу халыкны шулай “кан алыштырып” кына саклап калып була дип уйлый алар. Әмма бик нык ялгышалар, ул кан инде Казан яулап алынганнан бирле алышына, кушыла, татар гына түгел, йөзләгән милләт урыс тегермәненә салып тартылды, әмма аннан аларның хәле яхшырмады.

“Урыс тегермәне”, дигәннән. Мәкалә авторлары аны башкача – “плавильный котел” дип атый, алар Американың җирле халыкларны кайнатып йотуларын уңай күренеш буларак бәяли.

Аналогичный “плавильный котел” всегда действовал в России, но в условиях более однородного национального ядра. Русская культура и русский народ, безальтернативно доминируя в России, «расплавляли» и растворили в себе множество других культур и малочисленных народов.

Менә хәзер бу “урыс казанына” калган милләтләрне, шул исәптән, татарларны да салып кайнатырга телиләр, һәм аннан бер милләткә - урыска әйләнеп чыгарга кирәк икән... Югыйсә, ил бетә, дәүләт бетә, урыс бетә... Нишлибез, җәмәгать, урыс илен һәм милләтен саклап калу өчен, татарлыктан баш тартабызмы, соңгы каныбызны, чыкмаган җаныбызны аларга бирәбезме, әллә үз милләтебез өчен ахыргача көрәшеп карыйбызмы?

Мин үзем һәрвакыт үз милләтемне, телемне, динемне саклау өчен көрәштем һәм башкаларны да шуңа чакырдым. Юк, без урыслар түгел, без – татарлар, без христианнар түгел, без мөселманнар һәм без беркайчан да урыс-христиан булырга риза булмаячакбыз. Төрле шовинистик доктриналар, программалар язучы урыс идеологлары моны яхшы белергә тиеш. Үз туган туфракларында мөселман-татар булып калу өчен безнең әби-бабаларыбыз биш гасырга якын урыска каршы сугышканнар, кан койганнар, шәһит киткәннәр, тереләй утларда янганнар, чукынмас өчен, бозлы суларга батып үлгәннәр, Себер төрмәләрендә җан биргәннәр – әмма динне, телне, милләтне саклап калганнар. Саклап калганнар, бу мөкатдәс изге нәрсәләрне безгә кадәр китереп җиткергәннәр. Һәм без хәзер шушы газиз милләтебезне кяфер аягы астына салырга тиешме?

Бу язмада мәкалә авторларының һәр җөмләсе, һәр фикере белән бәхәскә керергә була. Әйтик, фән докторлары, бернинди дәлилсез, безне урыс сәбәпле генә көн күрүчеләр дип атый, имеш, урыс дәүләт төзегән дә, аны гомер буе саклаган һәм яклаган икән.

Сами эти народы существуют только благодаря тому, что русскому народу удалось создать государство и отстоять его во множестве войн и революции.

Гафу итегез, әфәнделәр, сез бит бу халыкларның, беренче чиратта, татарларның, гөрләп яшәп яткан бәйсез дәүләтләрен вәхшиләрчә җимереп, җәннәттәй җирләрен басып алып, халкын көчләп чукындырып, аларны кол хәленә китердегез. Әйе, без яшәмибез, без, сез язганча, “существуем”, ягъни, җан асрыйбыз. “Благодаря вам”, без милләтебезнең бер өлешен урыс сазлыгына, урыс түшәгенә салдык, үзебез исә илсез, телсез, динсез, дәүләтсез “чаплашкалар” булып калдык.

Урыс дәүләте татар фаҗигасы өстенә төзелгән, урыс дәүләте татар канын коеп, татар җанын кыеп төзелгән, кызганыч, үзен басып алган бу дәүләтне бүген дә татар икмәге, татар нефте, татар коллары тоталар. Казан басып алынганнан бирле татарларны иң авыр эшләрдә кол итеп, иң куркыныч сугышларда “туп ите” урынына файдаландылар, аларны мөселман кардәшләре төрекләргә каршы да, фарсыларга каршы да җибәрделәр, әфган, чечен сугышларында дин кардәшләренә каршы файдаландылар.

Икенче дөнья сугышында татар ирләренең күпчелеге яу кырында ятып калды, урыс илен, урыс милләтен яклап, һәлак булды. Митрополит Кириллның әйтүенчә, Советлар Берлегенең бу сугышта җиңүе урыс милләтен юкка чыгудан саклап калган икән, йөзләгән милләт шушы юлда корбан булды. Хәзер исә могҗиза белән исән калган халыкларга: “ Сез урыс аркасында гына кеше булып яшисез”, диләр, бу халыкларның урыс иле өчен кан коюы да, сугышуы да онытылды.

Мәкалә авторларының тагы бер тупас ялгышларын күрсәтергә кирәк, алар Русиянең төп җирле халыкларын, әллә белмичә, әллә махсус рәвештә, килгән мигрантлар белән тәңгәлләштерәләр. Имеш, Европада бу мигрантларның гомерләре 50 ел икән, алар шушы вакыт эчендә я төп халыкка яраклашырга, үз мәдәниятләреннән ваз кичәргә тиеш булалар, я бу илдән китәләр. Әмма Русиянең җирле халыклары – татарлар, башкортлар, чуашлар, марилар, мукшылар, удмуртлар, тывалар, якутлар, хакаслар, бурятлар, Кавказдагы дистәләгән милләт, төньякның аз санлы халыклары – болар бит килгән килмешәк түгел, болар Русиягә эш эзләп килгән мигрантлар түгел, болар – төп халык! Киресенчә, урыс аларның җиренә килгән, аларны басып алган, буйсындырган, илен-җирен талаган, телен һәм динен көчләп таккан. Шулай булгач, кем-кемгә “кит” дип әйтергә тиеш була соң? Русиядә кем мигрант та, кем төп халык – бәлки моны хәл итәргә халыкара мәхкәмәләр ярдәмгә килергә тиештер?

Мәкаләнең исеме “Мультикультурализм не пройдет” дип атала. Авторларның аңлатуынча, мультикультурализм ул теге яки бу илдә төрле милли мәдәниятләрнең аерымланып яшәүләре икән, имеш, Европа аларга “юк!” дигән, шулар артыннан урыс авторлары да дәртләнеп китеп, Русиядәге милләтләргә һәм аларның мәдәниятләренә “юк!” дип акыралар. Аларга хәтта Путин-Медведев уйлап тапкан “россиянин” атамасы да охшамый, алар фикеренчә, Русиядә яшәүче бөтен халыклар урыс, бары тик урыс кына булырга тиеш икән!

Фән докторларының “толерантность” сүзенә дә җеннәре котыра, имеш, болай итеп урысларны мыскыл итәләр икән, урыс булмаганнар исә үзләрен бу җирләрнең хуҗалары итеп тоя башлыйлар диләр. Нигә, бу җирләргә урыслар гына хуҗамыни? Мәкалә авторлары хәтта урамда лезгинка биегән кавказлыларны да күралмый, ул чагында Кавказны басып алмаска иде, биюләрен Мәскәү урамнарында түгел, үзләрендә биерләр иде. Без бит исерек урысларның төннәр буе урамнарда акырып-бакырып җырлап йөрүләренә, бер-берләрен үтергәнче канга батырып сугышуларына түзәбез, кая барасың.

Мәкалә авторлары исә үз халкының кимчелекләрен күрми, гаепне һаман башкалардан эзли, алар урыслашмаган очракта, Русиянең җимерелүе, дәүләтнең юкка чыгуы белән куркыта. Бу фикер мәкаләнең башыннан-ахырына кадәр утлы җеп булып сузылган, мәкалә шушының өчен язылган да. Русияне һәм урыс милләтен саклап калу өчен, мәкалә авторлары, күзләрен дә йоммыйча, башка халыкларны урыс өчен корбан булырга, юкка чыгарга, “йотылырга” өндиләр:

Ассимиляция – это результат работы «плавильного котла» этносов, которая завершается формированием «сплава» - гражданской нации (и государства). В России при этом русский народ, доминируя численно и культурно, составляет несущую матрицу. Он же является источником суверенной власти и носителем цивилизации, позволяющей нашему государству играть в мировых делах роль великой державы, а населению страны в целом – роль исторического народа, определяющего ход исторического процесса.

Әйе, Русия дөньякүләм танылган ил булсын өчен, урыс милләте исән калсын өчен, урыстан кала бөтен милләтләр юкка чыгарга – ассимиляциядән йотылырга тиеш икән. Бу – урысның төп хыялы, әмма кысыр хыял, тормышка ашмаслык нәрсә. Чөнки Русиягә дөньякүләм танылган ил булыр өчен милләтләр комачауламый, ә демократиянең булмавы, дәүләтнең коррупциягә кереп батуы, эчкечелек, караклык, үтереш-разбойларның коточкыч күп булуы, әхлаксызлык, имансызлык комачау итә. Урыс казанына салып бөтен милләтләре кайнатып бетерсәләр дә, аннан барыбер урыс килеп чыгачак, шушындый ук тормыш булачак.

Әгәр ассимиляция барып чыкмый икән, мәкалә авторлары урыс булмаган милләтләр өчен оккупация һәм аннигиляция вариантларын күрсәтә. Оккупация – бу милләтләрне сугышып җиңү, буйсындыру булса, ә аннигиляция – автохтон халык белән мигрантларның (башка милләтләрнең) бер-берләрен кыруы, юк итүе һәм шул сәбәпле, дәүләтнең юкка чыгуы икән. Күрәсез, монда урыс булмаган халыкларга, шул исәптән, татарларга да, барыр юл калмаган – я урыс буласың, я юк ителәсең.

1917 елда урыс коллыгыннан котылган финнар һәм поляклар, 1991 елда Советлар Берлеге-Русияй империясеннән чыгып кача алган союздаш республикалар халкы хәзер, битләрен сыпырып, язмышка рәхмәт әйтәләрдер. Күрәсез, аларның берсе дә юкка чыкмады, үз көннәрен үзләре күрәләр, иң мөһиме – милләтләре яши, ә биредә калсалар, аларны да шушы өч вариант көтәр иде – я урыс буласыз, я юк ителәсез.

Безнең халык, бигрәк тә җитәкчеләр, әле һаман шушыларны аңламый, һаман Мәскәү ягына карап, мәрхәмәт көтә, ә анда безгә карата хөкем чыгарылган инде – я урыс буласың, я юкка ителәсең! Бу сәясәт хәзер дәүләт күләмендә алып барыла, ә мәкалә авторлары – алар рупорлар, кычкыручылар гына. Үзләре үк бер-ике канлы теракт оештырып, башта милли республикаларны, аннары милләтләрнең үзләрен дә юкка чыгару юлына басарга мөмкиннәр. Мәкалә авторлары фикеренчә, милләтләрне юкка чыгаруны (унификация) дәүләт үз кулына алырга, аларның барысын да урыс милләтенә кушу өчен сәяси алымнар кулланырга тиеш икән:

Должны быть выработаны мощные политические инструменты «унификации», и тогда господствующий русский суперэтнос создаст прочный «сплав» народов и культур.

Әйе, битлекләр салынды, карталар ачылды, милләтләрне юкка чыгаруның юллары, алымнары күрсәтелде һәм үтәлә дә башлады. Безгә, татарларга, телсез, динсез, мәдәниятсез, тарихсыз, милләтсез калырга һәм урыска әйләнергә тәкъдим итәләр. Милләтнең бер өлеше, милли аңы һәм иманы түбән булганы, басымга түзә алмыйча, бәлки шушы юлдан китеп тә барыр һәм татар булудан мәңгегә туктар. Ә милләтнең төп өлеше, көчле иманы, милли рухы булганы, беркайчан да кяфер булырга, урыслашырга, телен һәм динен бирергә риза булмаячак! Нинди генә тегермәннәргә салып тарттырсалар да, нинди генә казаннарга салып кайнатсалар да, барыбер татар булып, мөселман булып калачак, иншаллаһ!

Иң мөһиме - өметне өзмәскә, Аллаһка тәвәккәллек итәргә, көрәшне туктатмаска, шушы чорда аякта басып калырга кирәк. Бәлки әле болай итеп Русия үз башына котырадыр, үз-үзенә кабер казыйдыр, чөнки хәзер XXI гасыр, бөтенләй башка дөнья һәм беркем дә, вәхши бер илне һәм басып алучыларны яшәтәм дип, үз-үзен корбан итәргә җыенмый.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, “Иттифак” фиркасе җитәкчесе
XS
SM
MD
LG