Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Миңнеханов мәгълүмат җигеп җилдерә


"Татмедиа" агентлыгының еллык утырышы, Казан, 5 март 2011 ел.

"Татмедиа" агентлыгының еллык утырышы, Казан, 5 март 2011 ел.

Шимбә көнне, 5 мартта “Татмедиа” агентлыгының еллык утырышы булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга заманча эшләү һәм фикерләү сабакларын бирде.


Соңгы ике ай дәвамында Татарстанның төрле министрлыклары, комитетлары узган елга йомгак ясады. Иң соңгы итеп “Татмедиа” республика агентлыгының коллегиясе куелу очраклы түгел. Димәк, мәгълүмат сәясәте, гомумән тормышны матбугат, телевидение, радио каналларында яктырту бик мөһим булып санала.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзе сәүдә, финанс тармакларыннан үсеп чыкса да, һәрвакыт мәгълүмат каналларына таяна. Начар эшләүчеләргә яки эш урынын явыз нияттә файдаланучыларга карата ике “тал чыбыгы” белән яный.

Беренчедән, ялкау, намуссыз, пошмас түрәләрнең исләренә залда прокурор барлыгын, аның бөтен нәрсәне дә күреп торуын төшерә. Икенчедән, ул журналистларның булуына ишарәләп, “без сезнең начар эшегезне, зиннәтле коттедж, мунчаларыгызны телевизордан күрсәтәбез”, дип яный.

Димәк, хәзерге прагматик җитәкчеләрнең, гел икътисад һәм акча турында гына уйлаучы топ-менеджерларның эш кораллары арасында мәгълүмат чаралары иң соңгы урында түгел.

Татарстанда мәгълүмат чаралары тармагында 4,5 мең кеше генә эшләсә дә, бу тармакның әһәмияте, тоткан урыны бөтенләй башка.

Теләчегә ни булган?

Шимбә иртәсендә, сәгать 9да “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы киңәшмәсенә чакырылучылар Ирек мәйданы хөкүмәт йортына килде.

Өченче каттагы киңәшмәләр залында иң мөһим утырышлар үтә. Бигрәк тә хәзер республиканың сәяси элитасы хәлиткеч мәсьәләләрне монда тикшерә. Казан Кирмәнендә исә ешрак дәүләт бүләкләрен тапшыру, чит ил вәкилчелекләрен каршылау кебек рәсми протокол очрашулары үтсә, чын идарә штабы – биредә, Ирек мәйданында.

Президент Миңнехановның эш урыны шушы йортның тугызынчы катында премьер-министр чагында ничек булса, хәзер дә шулай калды. Тоташ пыяла диварлы Рөстәм Миңнеханов бүлмәсенең тәрәзәсеннән аяз көннәрдә Югары Ослан һәм Апас районнары да күренә диләр. Ә инде өченче каттагы утырышлар залыннан, монда куелган экраннар аша бөтен республика күренә.

Район, шәһәр башлыклары, җирле газет, радио-телевидение җитәкчеләре Казанга чакырылмаса да, интернет һәм видео аша “Татмедиа” утырышын карап торды. Алар экранда телеграф чыбыгындагы карлыгачлар кебек тезелешеп утырды.

Киңәшмә барышында Теләчедән башка барлык районнар, шәһәрләр белән дә элемтә урнаштырылганлыгы әйтелде. Рөстәм Миңнеханов исә: “Ә ни булган Теләчегә?” дип сорап, элемтә урнаштыргач та, аңа хәбәр итәргә кушты.

Бераздан чыннан да экраннарның берсендә, зур гына бер залның беренче рәтендә 6-7 “карлыгач” утырган Теләче видеосурәте күренде. Бу сурәтләр чын кинодагы кебек ачык, югары сыйфатлы иде.

ММЧ чәчәк атучы тармакмы?

Ярты сәгать дәвамында “Татмедиа” җитәкчесе Марат Моратов тыңлаучыларга һәм интернет аша тапшыруны караган тамашачыларга бер пот сан, аргумент һәм фактлар яудырды. Мондый тизлектә һәм тыгызлыкта агып кергән мәгълүмат ташкыны теләсә нинди кешенең зиһенен яуларга, аны өнсез калдырырга сәләтле иде.

Татарстан халкына мәгълүмат җиткерү каналлары, "Татмедиа" агентылыгы башлыгы нотыгыннан, Казан, 5 март 2011 ел.
Татарстанда 982 мәгълүмат чарасы теркәлгән. Узган елда газет-журналларның 27%ка кимүе, теле-радио тапшыруларның 16%ка кимеп, 318дән 265кә калуы “чистарыну” дип аталды. Ягъни мәгълүмат каналлары арасында чүп-чарлар, юк-барлар, зәгыйфьләр юкка чыга икән.

Мәгълүмат агымы куәтләнеп, шәбәеп китә дип аңларга кирәк. Заманында журналистика факультетында укыган, “Казанский телеграф” газетында эшләгән һәм Түбән Кама башлыгы урынбасары булган, хәзер инде мәгълүмат агентлыгы башлыгы вазифасында килеш хөкүмәт әгъзасы дәрәҗәсенә күтәрелгән Марат Моратов нәрсә әйтсә дә, теләсә нинди түрә һичшиксез ышана. Ә гади журналистлар, мөхәррирләр үрә катып, “Так точно!” дип җавап бирерлек хәлгә килгән.

Русиядә газет-журнал әбүнәчеләре саны, басмаларның тиражы кимеп бара. Татарстанда төп басмаларның тиражлары кимесә дә, нигездә алар үзләренең аудиторияләрен саклады, диде тантана белән Марат Моратов.

“Российская газета”ның җомга саны 86 мең экземпляр белән тарала, “Комсомольская правда”ның “калын” саны тиражы – 42 мең. “Республика Татарстан” – 37 мең, “Татарстан яшьләре” – 31 мең, “Казанские ведомости” газетының “калын” җомга саны 28 меңгә якын тираж белән тарала.

Марат Моратов әйткәнчә, интернет хәлне үзгәртә. Чыннан да, мәсәлән, “Татар-информ” агентлыгының сәхифәсендә 100дән артык мәгълүмат чыга. Аның тәүлегенә 40 мең кешедән торган укучылар аудиториясе бар. Шуның 70%ы чит төбәкләрдә икән.

Өстәвенә “Татар-информ”ның беренче битендә “Татарстан-Яңа Гасыр”, “KZN” , “Россия-Татарстан” каналларының көнлек һәм атналык тапшырулары дөньяның теләсә кайсы почмагында интернет аша күренә.

Әлбәттә, зур тиражлы газетлар һәм югары рейтинглы телеканаллар арасында дәүләтнеке булмаган бәйсез, чит ил яки федераль мәгълүмат чаралары да бар. Аларның үз максаты, үз кесәсе. Шулай да бу мәгълүмат ташкынына “Татмедиа” утырышында игътибар бирелмәде. Чөнки биредә дәүләт мәгълүмат мохите каралды.

Татарстан республикасының социаль әһәмиятле 150 мәгълүмат чарасына узган елда бюджеттан 1 миллиард 24 млн сум акча бирелгән. Шуның 447 миллион сумы электрон ММЧларына, иң беренче чиратта телевидениегә бирелгән. Иң зур дәүләт газетлары “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан”га җәмгысе 30 миллион сум акча бирелгән.

Реклам кемне ашата?


Әлеге төр акча эшләүгә килгәндә, Татарстанда эшләүче барлык мәгълүмат чараларында 2 миллиард сумлык реклам урнаштырылган. Бу 2009 елга караганда 17 процентка күбрәк. “Кризиска кадәр булган 4 миллиард сумлык күрсәткечкә 2012 елда гына ирешү күз алдында тотыла”, диде Марат Моратов.

Реклам керемнәренең 55%ы телевидениегә туры килә, газет-журналларга – 22%, радиоларга – 18%, 5% акчаны интернет ярдәмендә эшләгәннәр.

2 миллиард сум реклам акчасын җирле каналлармы, әллә федераль телевидение каналлары, “Эфир” компаниясе эшләгәнме – монысы әйтелмәде. Шуңа күрә бер яктан мәгълүмат инфраструктуралары ялтырый, икенче яктан калтырый булып чыга.

Марат Моратов, 2011 елда Русия президенты Д.Медведев кушканча, матбугатны хосусыйлаштыру, дәүләттән “коткару” башланачак, диде. Шулай булгач, Русиядәге төбәк басмаларының 80%ы бөтенләй туктап, юкка чыгарга мөмкин икән.

Моратовның бу “фетнәчел” фикере Русиянең “дәүләт корылышын җимермәсен” өчен, Рөстәм Миңнеханов сүз алып, хосусыйлаштыруның ничек барырга тиешлеге турында күрсәтмәләр бирде.

Журналистларның эш хакы уртача күрсәткечкә дә җитми

Президентның 20 минутлык комментарлары барлык түрәләргә дә мәгълүмат белән ничек эшләргә кирәк булуы турында сабак булды. Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм “ТЯГ” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминев Рөстәм Миңнехановның аңлатмаларын “мастер-класс” (остаханә) дип атады. Чынлап та, Миңнеханов күзәтүенчә, журналистлар еш кына эшнең асылын өйрәнмичә генә экраннарга чыга.

Римма Ратникова журналистларның эш хаклары 12-13 мең сум булуына басым ясап, гонорар акчасын арттыру мәсьәләсен куйды. Һәр елдагы кебек үк, бу юлы да әлеге кыю гозер уңай кабул ителде. Республикада уртача эш хакы 17 мең сум булса, каләм һәм микрофон осталарының 3-4 меңгә кимрәк эш хакы алу традициясенең кайчан үзгәрүе билгесез. Уртача эш хакы күрсәткечләрен бигрәк тә 5-6 мең сум алучы район, шәһәр матбугаты журналистлары “артка өстери” икән.

"Яңа Гасыр" үсештә


"ТЯГ" һәм "БСТ" иярчен каналлары күрсәткечләре
“Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы җитәкчесе Илшат Әминев иярченле телевидениенең бөтен дөньяга күренүе һәм ишетелүе турында сөйләде. “Яңа Гасыр”ның Русиядәге тамашачылары Башкорстанның иярчен каналы “БСТ” караучыларыннан берничә тапкыр күбрәк икән. Моны TV Index Plus дигән ширкәт ачыклаган.

Илшат Әминев “ТЯГ” каналының 22 сәгатьлек телетапшыруларының яртысы татарча булуын, ә “Яңа Гасыр” радиосының 94 проценты татарча булуын әйтте.

Шулай да, рәсми оешмаларда, министрлыкларда татарча мәгълүмат бирерлек түрәләр таба алмаган чаклар да була икән. Бу хакта канал җитәкчесе Илшат Әминев белән президент Рөстәм Миңнеханов арасында фикер алышу булып алды.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаучылардан мәгълүмат каналлары белән начар эшләүче түрәләрне тәнкыйтьләгәндә конкрет исемнәр әйтүне таләп итте.

Утырыш киеренке, кызык үтте. Татарча чыгучы газет-журнал мөхәррирләренең тикшерелгән мәсьәләләр турында ни уйлавын белеп булмады. Алар – гаять тыйнак кешеләр, ел йомгакларына бернинди комментар бирергә беркем дә теләк белдермәде.

Санлы телевидение каналлар санын арттырачак

Мәгълүмат олигархы, “Эфир” компаниясе җитәкчесе, Дәүләт Шурасы депутаты Андрей Григорьев бәйсез мәгълүмат чаралары турында чыгыш ясады. Ул бәйсез, мөстәкыйль медианың мәнфәгатьләрен искә төшермәде, санлы телевидение һәм технологияләр турында гына сөйләде. Анда да шаккатырлык нәрсәләр бар икән.

Яңа технологияләрне үзләштерү якынлашып килүче Универсиадага да кирәк. Президент Рөстәм Миңнеханов, “Татарстан-Яңа гасыр” каналының Татарстанның үзе өчен кирәк булган коммуналь хәбәрләрен, төрле көнкүреш җитешсезлекләрен бөтен дөньяга күрсәтү Татарстанның абруен төшерә, диде.

Һәр республиканың, һәр оешманың үз тамгасы, “бренды” бар. Иярчен аша мәдәният, мәгърифәт ягыннан кызыклы булган тапшырулар таратып, җирле аудиториягә икенче каналда сөйләү ихтыяҗы бар. Илшат Әминев нәкъ шул ният белән яши икән. Күп каналлы тапшырулар өчен өстәмә акча каян алырга?

Йомгак ясап, президент һәр җитәкченең үз эшен мәгълүмат ягыннан тәэмин итүгә игътибар бирергә тиешлеген әйтте. Туры эфирда тозлы-борычлы “дәвалау”га ук эш барып җитмәсә дә, бу коллегиядән бик күпләр сабак алды. Заманалар үзгәрә, мәгълүмат мөмкинлекләре дә үзгәрә. Тормыш үзе генә кайсы якка барыр?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG