Accessibility links

Кайнар хәбәр

МАГАТЭ башлыгы Иран атом програмының тыныч эшләр өчен булуына шикләнә


Юкия Амано
Юкия Амано
Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) башлыгы Юкия Амано, Иран гадәттәгечә әлегә кадәр атом коралы әзерләү белән шөгыльләнмәвен дәлилләмәде, дип белдерде.

Венада үткән МАГАТЭ идарәчеләре шурасы утырышы вактында Амано, Иран үзенең атом-төш програмын контрольгә алу вазыйфаларын тулысынча үтәми дип ассызыклады.

Иран исә үз реакторларына атом ягулыгы алу өчен уранны баету белән шөгыльләнүен белдерә. Әмма Көнбатыш иран програмының төп максаты – атом коралы булдыру дип шикләнә.
XS
SM
MD
LG