Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Быел татар әдәбиятын хөрмәт итүчеләр татар халкының бөек шагыйре Һади Такташның 110 еллыгын билгеләп, төрле чаралар үткәрә. Мондый чаралар татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә, шул исәптән Мәскәүдә, Татарстанда, Башкортостанда да бара. Такташның туган җире булган Мордовиядә дә Такташка багышланган ике чара үткәрелде. Берсен «Якташлар» милли-мәдәни мохтарияте, икенчесен – хакимият үткәрде.

17 гыйнвар көнне Сарански каласында үткән Такташка багышланган әдәби-музыкаль чараны эшмәкәр Шамил Бикмаев оештырган. Бу чара аның үз акчасына тоткан «Мәгариф» китапханәсендә узган. Такташка багышланган чара турында китапханәче Рәшидә ханым Ипкаева сөйли:

“Һади Такташның 110 еллыгын оештырдык. Шамил Зәкәрия улы Бикмаев матди яктан чыгымнарны күтәрде. Чирмиш мәктәбеннән 12 бала килде. Һади Такташ шигырьләрен сөйләделәр, «Мокамай»ын, «Алсу» шигырен. Укучылар Фәүзия Бәйрәмованың «Мишәрнең бөек улы» дигән китабындагы пьесаны сәхнәләштерделәр”.
Шамил Бикмаев
Чирмиш авылы мәктәбенең балаларын Саранскига «Мәгариф» китапханәсенә татар теле укытучысы Фәүзия Боярова китергән. Фәүзия ханымның укучылары Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасына җавап итеп «Киләчәктән хатлар» дигән шигырьләр дә язганнар.

“Чирмиш авылы татар теле укытучысы Фәүзия Бояровага бик зур рәхмәтләремне юллыйм. Бу татар теле укытучысы шуның кадәр бөтен көче белән Һади Такташның гына түгел, бөтен татар язучыларыбызны балаларга өйрәтә, әсәрләрен сәхнәләштерә, шигырьләрен ятлата, җырларын җырлата. Шундый татар теле укытучыларыбыз күбрәк булса иде, безнең татар телебез алга китәр иде.

Кызганычка каршы, 58 татар авылының 24 мәктәбендә генә татар теле укытыла. Бик күпләренә шалтыратып, кунакка чакырдым, Фәүзия ханымнан башка безгә кем дә килмәде”, ди Рәшидә апа.
Рәшидә апа гомер буе китапханәче булып эшли һәм, әлбәттә, татар язучылары һәм шагыйрьләре турында үзе дә күп белә.

Әбиләр Такташ кичәсендә
“Мин үзем китапханәче, инде карт булсам да, үзем дә Һади Такташның тормыш, иҗат юлын сөйләп күрсәттем. Һади Такташның балачагына да, гаилә тормышына да тукталдым, аның әсәрләренә дә. Кичәбез бик яхшы, бик күңелле үтте.Такташның «Урман кызы»н җырладылар, «Ак чәчәкләр» шигырен көйгә салып бер кызыбыз җырлады. Бик матур җырлады.

Китапханәгә йөргән бик актив бер китап укучым, Таула авылыннан, Венера ханым Шабаева, Һади Такташның әнисе Шәмсениса апа язган бәетне укыды. Китап укучылар да, олы кешеләр, пенсионерлар, хезмәт ветераннары, укытучылар – бу бәетне тыңлаганда күзләренә яшьләр килде.

«Якташлар» җәмгыятенең әгъзалары күп иде. Шамил Бикмаев үзе кичәдә башыннан ахырынача булды, бик ошады үзенә, үзе дә чыгыш ясады, җыелган кунакларыбызга бик зур рәхмәтләр әйтте”, диде Рәшидә ханым Ипкаева.

Хакимият кешеләре «Якташлар» чарасына килмәде

– Рәшидә ханым, сезнең бу кичәгездә Һади Такташның 110 еллык юбилеенда хакимият ягыннан кешеләр бар идеме?

– Хакимияттән кешеләр юк иде. Без аларны чакырдык. Милли китапханәдән китапханәче килгән иде, татар кешесе.
– Файдасы булдымы бу очрашуның?

Венера ханым Шабаева бәет укый
– Бу очрашуның файдасы булды да, булыр дип тә уйлыйм, чөнки китапханәбез май аенда гына ачылса да, бүгенге көндә китап укучыларыбыз көннән-көн арта бара. Бигрәк тә хезмәт ветераннары, пенсионерлар, әбиләр, апалар. Укучы балалар да йөриләр. Алар инде бик шатланып йөриләр. Ник? Мордовиядә бердәнбер татар китапханәсе ачылды. Саранск шәһәрендә 16 мең татар кешесенең концерт залы да юк, театрыбыз да юк, Аллаһы тәгаләгә бик зур риза - Шамил Бикмаев китапханә ачты.

Бик зур рәхмәт Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка – 350 данә китап бүләк итте. Менә бүген, бәйрәм көнендә, тагын Татарстан милли китапханәсеннән Шәймиевнең 11 томлык хезмәтләре бүләк буларак килде үзебезгә/ Җиһановның 100 еллык юбилеена - аның да китапларын, Сәйдәшевның истәлекләрен, музыкаль әсәрләрен бүген безгә тапшырдылар. Бик зур, чиксез рәхмәтләребез Татарстанга.
Такташның Саранскида уздырылган 110 еллык юбилеенда катнашкан лаеклы ялдагы Раилә ханым Алмакаева да берничә сүз әйтте:

“Бик матур үтте, бик яхшы. Минемчә, бик файдалы булыр бу кичәдән соң инде күп кенә балалар да, тагы да күп йөрерләр бу китапханәгә. Татарлар булудан бик горурланып торыгыз, мишәр булуыгыздан да оялмагыз”.

Сыркыды авылында Такташ теле бетеп бара

Бу Саранскидагы чарадан соң бер ай үткәч, Такташны Мордовиядә тагы искә төшерделәр. 17 февральдә Мордовия дәүләт органнары, мәдәният министрлыгы һәм милли эшләр буенча комитет үз чараларын Такташның туган авылы Сыркыдыда һәм район үзәге Торбеевода үткәрде. Китапханәче Рәшидә Ипкаева тагын шуларны сөйләде:

Чирмиш авылы кызлары Такташ кичәсендә
“Кызганычка каршы, олы шагыйребезнең шундый зур юбилее туган авылында да, Торбеево районының үзәк китапханәсендә дә рус телендә узды. Бүгенге көндә бердәнбер язучыбыз, шагыйребез Камил Тангалычев та үзенең фикерләрен рус телендә генә сөйләде. Мәктәптә татар телен укыткан укытучысының да: “Миңа бик авыр татар телендә сөйләргә” дип әйтүе йөрәктә тирән эз калдырды. Аңардан интервью алганда да, ул әйтә: “Мин татарча сөйли алмыйм”, ди. Шул ук районның Йенә авылыннан бер укытучы да миңа әйтә:” Без бу чараларны рус телендә генә уздырабыз дигән сүзләре минем йөрәгемә тагы да тирән эз калдырды". Безгә Казаннан кунаклар килгән иде. Кунаклар да гаҗәпләнеп тыңлап тордылар - ник соң бер татар сүзе дә юк дип”.

Рәшидә ханым үзенең чыгышын татар телендә башлаган, әмма аны Мордовия хакимияте кешеләре дорфа рәвештә туктатканнар:

“Кызганычка каршы, миңа сөйләргә бирмәделәр, мине туктаттылар – безнең вакытыбыз юк. Аларга кызык түгел иде безнең туган телебезне тыңлап торырга”.

Китапханәдә Такташ кичәсе
Хәзерге вакытта Такташның туган авылы Сыркыдыны татар авылы дип әйтү авыр инде, чөнки авылдагы халыкның яртысы гына татар. Калганнары килмешәк – мукшы, урыс, башка милләтләр. Үз вакытында колхоз рәисе итеп мукшыны куйгач, ул авылга татар булмаган эшчеләр китерә барган һәм хәзер авылның татарлыгы мәчеттән һәм Такташ музееннан гына күренә. Такташ музеенда һәм авыл мәктәбендә үткән чаралар урыс телендә барган һәм татарча ике шигырь генә сөйләнгән - бер авыл малае һәм авыл кызы татарча ватып-сындырып «Мокамай»ны һәм «Алсу»ны сөйләгән.

Рәхмәт Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовка, ул Торбеево район үзәгендә үз чыгышын башта татарча башлаган, ләкин аннары урыс теленә күчеп сөйләгән диләр.

Торбеево район үзәгендә булган концертта татар җырларын Чирмиш һәм Ләмберә авылларыннан килгән балалар һәм җырчылар гына җырлаган. Кызганычка каршы, бөек шагыйребез Һади Такташның туган авылы – Сыркыдыда хәзер татарлык үлем түшәгендә ята инде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG