Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азамат Галин Русия президенты ачык хат юллаган


Азамат Галин
Азамат Галин

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетынң элекке рәисе Азамат Галин Русия президенты Дмитрий Медведевка ачык хат күндерде. Ул анда республикада вазгыять бик үк тыныч булмавын, халыкның көч структураларына ышанып бетмәвен ирештерә.


Азамат Галин республикадагы билгеле шәхесләр: академик Нияз Мәҗитов, җирле парламентта комитет рәисе Зөфәр Еникеев һәм тагы берничә билгеле кешеләр белән көч структуралары вәкилләренең сорау алуларына борчылу белдерә. Башкорт яшьләре лидерлары Артур Иделбаев белән Айрат Дилмөхәммәтовларның тикшерү изоляторында тотылуларының канусыз булуын әйтә.

Азамат Галин, шулай ук бер төркем башкорт яшьләренең ачлык акциясе игълан итүләрен дә телгә алып: “Бу канунсыз гамәлләргә хокукый бәя бирелергә тиеш”, ди.

Артур Иделбаев 25 февральдән бирле ачлык тота. Аңа узган ел бәйсез журналистларны кыйнаганы өчен дип җинаять эше ачылган иде. Матбугат идарәсе башы урынбасары булган чорда коммерция белән шөгыльләнүе һәм 300 мең сум ришвәт алуы өчен дип аңа икенче җинаять эше ачылды. Артур Иделбаев шул җинаять эшләрен тикшерүгә чакырылып та, бармавы өчен дип, кулга алынган иде.

Шулай ук икенче бер башкорт яшьләре лидеры - Айрат Дилмөхәммәтов та тикшерү изоляторында ята.

Аларны иреккә чыгаруларын таләп итеп каршылык чарасы уздырган Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Флорид Багаев белән аның урынбасары, яхшы укуларына карамастан, Башкорт дәүләт университетыннан куылган иделәр. Ниһаять, аларны укуларына кайтару карары чыгарылды.

Артур Иделбаевтан соң Флорид Багаев һәм аның урынбасары Фәнзил Әхмәтшиннар ачлык игълан итте. Бу 2 март иде.

Икенче көнне аларга ике егет, өченче көнне өч егет, дүртенче көнне тагы ике егет кушылган. Бүгенге көндә ачлык акциясендә катнашучылар унбиш кешегә җиткән. Бу турыда Башкорт яшьләре иттифагы рәисе Флорид Багаев шуларны ирештерде:

“Безгә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов шалтыратты. Ул хәлләрне белүен ирештерде һәм якларга ышандырды. Президент якын көннәрдә безнең белән очрашырга җыенуын да әйтте”.


XS
SM
MD
LG