Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

Уфада Башкорт яшьләре иттифагы башлап җибәргән ачлык тотуга яңадан-яңа кешеләр кушыла тора, дип белдерде иттифак рәисе вазифаларын башкаручы Флорид Багаев. Хакимияткә таләпләре дә арта.


Башкорт яшьләре иттифагына нигез салучыларның берсе, ветеран активист Артур Иделбаев 24 февральдә тоткарланганнан соң икенче көнне үк ачлык игълан иткән иде. Аны яклап урам җыенына чыккан ике студент университетта укудан чыгарылды. Шуннан соң Башкорт яшьләре иттифагы әгъзалары Иделбаевны азат итүне, студентларны кире укырга алуны һәм башкорт активистларын эзәрлекләүне туктату таләбе белән 2 мартта ачлык игълан итте.

Хәзер көн саен диярлек бу чарага яңадан-яңа кешеләр кушыла тора. Флорид, 2 марттан бирле, инде бер атна чамасы ачлык тотасыз, хәлләрегез ничек?

– Ачлыка өйрәнеп киләбез инде. Көн саен безгә яңа кешеләр өстәлә тора. Алга таба бер 100ләп кеше ачлык гамәленә кушылыр дип торабыз. 7 мартка 15ләп булдык инде. Бер егет салкын тигәнгә әлегә туктатып тора. Кичә тагын 5 кеше безгә кушылды. Алар - танылган җырчы Заһид Кунафин, Башкорт яшьләре иттифагы матбугат хезмәте башлыгы Илнур Мөһиянов, минем беренче урнбасарым Азат Монасыйпов, башкорт яшьләре иттифагының мәктәпләр белән эшләү бүлеге мөдире Рафаил Гобәйдуллин, иттифакның көрәш спорты бүлеге башлыгы Тимур Сәфәргалиев тә кушылды.

Безгә районнардан да: "Сезгә кушылырга җыенабыз", дип шалтыраталар, интернет челтәрендә дә язып торалар. Дини оешмаларның әгъзалары да кушылырга тели.

Димәк, сез интернет аша да тарафдарларыгыз белән аралашасыз?

– Сез безгә ым гына кагыгыз, без сезгә теләктәшлек белдерәчәкбез, диләр. Әлегә вазгыятьне тирәнгә җибәрмәскә иде. Бу хәлгә ниндидер сәяси көчләр куанырга мөмкин. Хөкүмәт белән килешүгә килү әлеге мәсьәләне хәл итүдә иң яхшы юл булачак.

Сезгә Рөстәм Хәмитов та шалтыратып таләпләр үтәләчәк, дип әйткән булган.

– Әйе, шушы араларда очрашырбыз, таләпләр үтәләчәк, дип сүз биргән иде. Аңа бөтен таләпләребезне ишеттерербез дип ниятләнеп йөрибез.

Таләпләрегез асылда ниләр?

– Без таләпләр мөрәҗәгате әзерлибез. Ул якындагы көннәрдә әзер булачак. Башкортстанда булган бөтен проблемнарны күрсәтеп үтәргә җыенабыз.

Халык инкыйлаб алдыннан булган хәлдәге кебек. Ике ел буе мыскылланып килде бит халык. Тел, мәгарифтәге төбәк компоненты, дин, җир мәсьәләләре халыкны бик борчый. Безне мыскыл итеп президентныбызны алдылар. Болар барсы да халык күңелендә. Ярты ел эчендә дә багусыз калган кебек булдылар.

Милли белгечләр дә эштән куылды. Телевидение мәсьәләсен алсак та. Менә болар барсы да халыкта җыелып килә. Ниндидер хәрәкәткә әверелергә мөмкин. Менә шул булган әйберләрне язып таләп куярга исәп.

Республикада вазгыять бик катлаулы. Без аны булдыра алганча үз күзәтүебездә тота идек. Чөнки халык күтәрелергә мөмкин. Без халык белән аралашып, әйдәгез, каршы чыкмыйк, тигез генә алып барыйк, дигән фикер алга сөргән идек. Күтәрелешне ниндидер сәяси көчләр кулланырга мөмкин. Ә андый хәл бик күп югалтуларга да китерергә мөмкин. Чынлап торып әйтәм, социаль челтәрдә күпләр, "Әйдәгез, күтәрелик!" дип яза.
Республикадагы телевидение, басмалар боларны күрсәтмәсә дә хәбәр интернет челтәре аша бик тиз тарала. Булган хәлләрне халык белеп тора.

Сез ачлыкны башлаганда Артур Иделбаевны азат итүне, куылган студентларны кире университетка алуны һәм башкорт активистларын эзәрлекләүне туктатуны таләп иткән идегез.

– Шулай ук милли хисләрдә уйнаган, халыкны мыскыллаган чиновникларны эштән алуны таләп иткән идек. Без башта бу хәбәр республика буйлап таралыр дип уйламаган идек. Бөтен республика безгә кушылыр дип уйламадык. Шуңа күрә шәхси оешмабызының таләпләрен генә түгел, ә башкорт милләте таләпләрен дә куярга булдык.

Сезнең бу ачлык озакка сузылырмы?

– Таләпләр үтәлгәнче дәвам итәчәк инде.


Флорид Багаев: "Ачлык чарасы халык күтәрелешенә әверелергә мөмкин"

вакыйгалар хронологиясе

  • 12 март – Башкорт корылтае рәисе Илгиз Солтанморатов ачлык тотучыларга мөрәҗәгать итеп, бу чараны туктатырга чакыра.
  • 11 март – Ачлык тотучылар саны 150 кешегә җитә.
  • 10 март – Ачлык тотучылар саны 46 кешегә җитте. Иттифак яшьләре ачлык тоту сәбәпләрен аңлатып матбугат очрашуы үткәрә. Иттифак әгъзалары Башкорт корылтаеның Башкарма комитеты вәкилләре белән очраша. Артур Иделбаевның Югары мәхкәмәдә кассацион шикаятен карау эше 10 марттан 17сенә күчерелә.
  • 8 март – Ачлык чарасына тагын биш егет һәм сигез кыз кушылды. Ачлык тотучылар саны 28 кешегә җитте.
  • 7 март – Ачлык чарасына тагын алты егет кушылды: Заһид Кунафин, Илнур Мөһиянов, Азат Монасыйпов, Рафаил Гобәйдуллин, Тимур Сәфәргалиев. Азамат Солтанов, сәламәтлеге сәбәпле ачлыгын туктаткан. Ачлык тотучылар саны унбишкә җитте.
  • 6 март – Ачлык чарасына тагын өч егет кушылды: иттифакның элекке рәисе Фәүзил Маликов, хәзерге рәис урынбасары Илгиз Такалов һәм югары уку йортлары белән эш итү бүлеге башлыгы Илдар Усманов. Ачлык тотучылар саны унбергә җитте.
  • 4 март – Тагын өч кеше, Илнур Әбдрәшитов, Айнур Котлыбаев һәм Айгиз Сафин кушылып, һәм тоткарланган Артур Иделбаевны да санап, ачлык тотучылар саны сигезгә җитә. Президент Хәмитов телефоннан шылтыратып, ачлык тотучыларның таләпләре белән кызыксына, бар мәгълүматны да тикшереп, мәсьәләгә ачыклык кертеләчәген вәгъдә итә.
  • 3 март – Ачлык тотучы яшьләргә тагын ике егет, Азамат Солтанов һәм Әүфәт Буранов өстәлә.
  • 2 март – Русиянең Хисап пулаты Башкортстанда бюджет акчаларының ничек тотылуын тикшерү нәтиҗәсен бәян итте. Мортаза Рәхимов чорында шикле максатларда 22,6 миллиард сум сарыф ителгән диелә.
  • 2 март – Башкорт яшьләре иттифагы җитәкчесе Флорид Багаев һәм Башкорт корылтае җитәкчесе урынбасары Фәнзил Әхмәтшин, радикал милләтчеләргә каршы эзәрлекләүләрне туктату таләбе белән ачлык башлый.
  • 26 февраль – Башкорт корылтаеның Башкарма комитеты ябык утырышында рәис Илгиз Солтанморатовка ышаныч белдерә. Аны яклап – 20, каршы – 16 тавыш бирелә, 8 әгъза тотылып кала. Башкорт милләтчеләре, җыелыш алдыннан тавыш бирәсе кешеләргә зур басым ясалды, куәт хезмәтләре аларны куркытып, өйдән-өйгә йөрде дип белдерә.
  • 24 февраль – Кичке 8-дә радикал милләтчеләрнең җитәкчесе, ветеран активист Артур Иделбаев тоткарлана. Иделбаевка каршы ике җинаять эше алып барыла: берсе – журналистларга каршы көч куллануда, икенчесе – дәүләт акчасын туздыруда гаепләү.
  • 23 февраль – Президент Хәмитов БСТ хезмәткәрләре белән очраша, аларны заманча тапшырулар әзерләүгә өнди. Гүзәл Ибраһимованы җитәкче буларак яклавын белдерә, ләкин башкорт телендәге тапшырулар күләмен кискен арттыруны таләп итә.
  • 21 февраль – Элекке премьер-министр Раил Сарбаевка каршы җинаять эше ачылу игълан ителә.
  • 18 февраль – Интернетта БСТ/Юлдаш ширкәтендәге 54 хезмәткәрнең президент Хәмитовка язган ачык хаты чыга. Анда ширкәтнең хәзерге җитәкчесе Гүзәл Ибраһимованың эше кискен тәнкыйтьләнә, башкорт телендәге тапшырулар юк ителә дигән гаеп ташлана.
  • 11 февраль – Уфада Русия Дәүләт шурасының милли сәясәткә багышланган утырышы үткәрелә, Медведев «Русиянең гомумсәяси милләте»н булдыру кирәклеген белдерә. Аңа кадәр Русия җитәкчесе Башкортстандагы милли оешмалар вәкилләре белән очраша. Башкорт корылтае рәисе Илгиз Солтанморатов анда Русия президентын республиканың төп халкы – башкортлар исеменнән сәламли, татар вәкиленә сүз бирелми.
  • 5 февраль – Башкорт корылтаеның башкарма комитеты Медведевнең Уфага килүе алдыннан киңәйтелгән җыелыш үткәрә, Русия Дәүләт шурасына мөрәҗәгать карый һәм 26 февральгә яңа җыелыш билгели. Анда рәис Илгиз Сотанморатовка ышаныч белдерү-белдермәү мәсьәләсе дә кертелә. Башкорт милләтчеләре арасында Хәмитовка ризасызлык арта.
  • 20 декабрь – “Урал” фондының мәгълүмат хезмәте башлыгы Сергей Лаврентьев (Рәхимов чорында аның киңәшчесе), дәүләт (яңа президент) фонд эшләренә тыкшына алмый, акчаны кая юнәлтү карарын бары тик Рәхимов җитәкчелегендәге шура хәл итә дип белдерә. «Хөкүмәт вәкилләре анда беркайчан да күпчелектә булмаячак», дип өсти Лаврентьев. Рәхимовның бу акчаны бары үз контролендә генә калдыруы яңа президент Хәмитовның зур ризасызлыгына сәбәп була.
  • 22 октябрь – Мортаза Рәхимов “Урал” хәйрия фондының шура рәисе итеп сайлана. Башкортстанның ягулык тармагын сатудан кергән 63 миллиард сум акча (якынча $2 миллиард) нәкъ менә шушы фондка күчерелә.
  • 2 август – Президент Хәмитов Башкортстан телерадиоширкәте башлыгы итеп Гүзәл Ибраһимованы билгели. БСТ телеканалында реформалар башлана.
  • 15 июль – Русия президенты Медведев Башкортстанның күпъелгы башлыгы Мортаза Рәхимовның эшеннән китүен кабул итә. Яңа президент итеп Мәскәүдән Рөстәм Хәмитов тәкъдим ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG