Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (16)


1905 елгы рус инкыйлабы (1)

Русия төркиләре 1905 елгы рус инкыйлабына әзер булганнар дип әйтү дөреслектән ерак. Русларның яшерен сәяси оешмалары Николай II биргән иркенлекләрдән тулысынча файдаланып, легаль партияләр рәвешендә кичекмәстән эшкә керешә. Шул ук вакытта Русия төркиләре, оешып эшләү турында икеле-микеле фикердә тора.

Болай булуның сәбәбе ачык – аларны җитәкләячәк зыялыларның зур күпчелеге Русия кануннарына тугры калып, дәүләтнең мөхтәрәм ватандашлары булып яшәргә өйрәнгәннәр. Гәрчә, зыялылар арасында Габдеррәшид Ибраһим яки Гаяз Исхакый кебек зур шәхесләр күренгәләсә дә, аларның көчләре халыкны түгел, хәтта зыялыларның үзләрен дә кузгатырга җитмәгән.

Европа калыпларына туры килердәй сәяси оешмага беренче омтылышлар Казан һәм аның тирәсендә күренә башлый. Ул чорда мәдрәсә шәкертләре Зыя Гөкалп, Намык Кәмал кебек милләтче, төрекче авторларның Төркиядә нәшер ителгән әсәрләрен уку белән мавыгалар, госманлы падишаһы Габделхәмит II-гә оппозициядә торган "яшь төрекләр"нең Парижда һәм Каһирәдә чыккан китапларын эзлекле рәвештә укып баралар һәм аннан үзләренә илһам алалар.

Урта буржуаларның уллары исә руслар белән шактый ук тыгыз элемтәдә тору сәбәпле, рус әдәбияты дөньясына чумалар, рус революционерлары язган китап вә брошюраларын кызыксынып өйрәнәләр. Әлбәттә, милләттәшләренең күп хокуклардан мәхрүмлеге аларның эчләрен пошыра. Тик болар барысы да әлеге уй-теләкләрен милли таләпләр рәвешенә китерү юлын таба алмыйлар. Яшьләр җыелышалар, фикер алышалар, бәхәсләшәләр.

Гаяз Исхакый бу хәлләр турында болай яза: "Бу мәҗлесләрнең берсендә берничә ел Германиядә яшәп алган, Төркиядә дә булган Мәхмүд Алмаев бездә яшерен оешма төзергә тәкъдим итте. Язучы Галиәсгар Камал, мин (Гаяз Исхакый) һәм Мәхмүд Алмайны комиссиягә сайлап, програм әзерләдек. Ләкин, теләкләребез башларыбызда төгәл оешып бетмәү сәбәпле, бу програмда максат, чара, принциплар, хәрәкәт рәвешләре -барысы да буталды.

Дөрес, бер ноктаны дөрес билгеләдек: оешма әгъзалары билгеле бер микъдарда акча түләргә һәм шулай итеп бер хәзинә (касса) хасил итәргә тиешләр иде. Җәмгыятьнең исеме "Шәкертлек" иде. Без башкарасы эшләр кәгазьгә бәйнә-бәйнә теркәлмәсә дә, милләтебезне сөю, милләткә дошман булганнарга каршы аяусыз көрәшү, милләт өчен фидакярлык кылу, үз эшләреңне, үз мәнфәгатьләреңне милләт эшләре хакына фида кылу кебек нигезләмәләр кабул ителде.

Ул дәвердә милләтебезнең ике зур дошманы бар иде. Аларның беренчесе (бигрәк тә, рус мәктәпләрендә белем алучы укучылар фикеренчә) - безнең милли асылыбызны җимерергә, безне урыслаштырырга һәм милләтебезне юк итәргә тырышкан Русия хөкүмәте чиновниклары һәм христиан миссионерлары. Алар язучы, дәүләт хезмәткәре, миссионер, укытучы вазыйфаларын башкарган хәлдә, безне агуларга, халкыбыздан аерырга, тарихи тамырларыбыздан өзеп алырга телиләр иде. Алар төрки милләтнең мәңгелек дошманнары иде, шуның өчен алар белән көрәшү безнең өчен беренче дәрәҗәдәге фарыз иде.

Югыйсә, мәдрәсә шәкертләре аларга җитдирәк карыйлар, "начар ниятле булсалар да, болар бит безгә Европа мәдәниятенә юл ачтылар, безгә махсус рус мәктәпләре төзеделәр, без алардан файдаланабыз. Төп дошман – үзебездән: милләтнең үсешен тоткарлаучы мөтәгассыйб муллаларыбыз, надан аталарыбыз, мәгънәви оешмабызны тиешле дәрәҗәгә кадәр үстерергә теләмәгән дини оешмабыз (Духовное Собрание) һәм аның идарәсендәге куркак, кыюсыз, тырышмас казыйларыбыз", диләр иде. Озын бәхәсләрдән, тартышулардан соң бу ике төркем икесе дә милләт дошманнары дигән нәтиҗәгә килеп, шуларга каршы көрәш башлап җибәрергә тырыша идек", дип яза Гаяз Исхакый.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG