Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Каддафины кан коелуда гаепли


Обама һәм Каддафи 2009 елның җәендәге сөйләшүләрдә
Обама һәм Каддафи 2009 елның җәендәге сөйләшүләрдә
АКШ президенты Барак Обама Либия җитәкчелеген тыныч халыкка каршы көч куллануда җаваплы булуын кисәтте.

Вашингтон һәм аның НАТО беректәшләре Мөәммәр Каддафи режимына каршы хәрби чаралар куллану мөмкинлеген дә кире какмый. Шул ук вакытта АКШ Дәүләт департаменты Либиядәге хөкүмәткә каршы сугышучы көчләргә әлегә корал китерелмәүне әйтә.

НАТО радиоэлектрон җиһазлар аша Либиядәге хәлне күзәтеп тора.

Франция һәм Британия БМО Иминлек шурасының Либия күгендә очышларны тыю планын хуплавы өчен тырышачагын белдерде.

Либиянең яр буенда Мөәммәр Каддафи һәм гыйсъянчылар арасында сугышлар дәвам итә. Каршылыклар башлангач илдә меңнәрчә кеше үтерелде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG