Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:07

14-21 мартта Казанда Гафури исемендәге башкорт театры гастрольләре көтелә. Гафури театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов театр милләтне, телне сакларга тиеш дип саный.


Бүген башкорт театры ни хәлдә? Уфада эшләп килгән “Нур” татар театры Гафури театрына дусмы, көндәшме? Ни өчен гафурилар хәзер татар әсәрләренә аз мөрәҗәгать итә? Элек башкорт театрында “Зәңгәр шәл”, “Галиябану”, “Яшь йөрәкләр”, “Асылъяр” әсәрләре зур уңыш белән барган. 14-21 март көннәрендә Казанда узачак иҗади сәфәр алдыннан театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов “Азатлык”ка әңгәмә бирде.

“Нур” театры Гафурига көндәшме?

Бәлки, тамашачы ягыннан көндәштер. Сәнгати яктан башкорт телле театрлар конкурент. “Нур”лар күбрәк мелодрама, комедия куя. Тамашачы андый әсәрләргә әйбәт йөри. Шулай да һәр театрның үз юнәлеше, йөзе. Дөрес, “Нур” театры ачылгач, Гафури тамашачысы кимеде. Яңадан безгә кайта башлаучылар да бар.

Безнең халыкта шундый тамашачы бар. Мәсәлән, кайбер кеше башкорт әсәрен күрү өчен генә Гафури театрына йөри. Алар нинди әсәр уйналасын, кемнәрнең уйныйсын да сорап тормый. Андый тамашачысы да бар. “Татар театрына мин барам. Мин бармасам, кем бара?”, ди алар.

Башкорт театрында татарлар турында берәр әсәр бармы?


Татар авторларын куябыз. Әмма Уфада спектакль куйганда, аны Казан турында уйнап булмый. Моны тамашачы аңламый.

Мисал өчен, “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”дә Уфа да, Казан да юк...

“Зәңгәр шәл” Гафури театрында уйналган. Ул – классик әсәр. Әлегә сәхнәдә юк. Классикадан шул “Башмагым” бар. Мәсәлән, Туфан Миңнуллинның “Мулла”сын куйганда, әсәрне Татарстандагы хәл итеп түгел, мөселман дөньясындагы вакыйга дип алдык.

Айрат әфәнде, тәнкыйтьчеләр башкорт театры, башка милли театрлар белән чагыштырганда, артык музей булып китмәгән дип саный. Монда сәнгать ягы өстенлек итә, диләр.

Моны нәрсә белән чагыштырасың бит инде. Мәскәүнекеләр белән чагыштырганда, безнең театр – нык традицион театр. Әмма башка милли театрлардан аермалы буларак бездә иреклек дигән әйбер бар.

Теләсә кайсы театр музей булып китә ала. Әгәр театр эзләнүне туктатып, ирешелгән уңышларга гына ябышып ятса, үз-үзенә бер-ике елдан музей булып китә. Ул чир сымак сизелми генә килә. Башта уңыш, тулы заллар...

Кайвакыт тамашачы яңа спектакльне кабул итми. Элеккеге кебек әсәрләр карыйсыбыз килә дип әйтә. Бу театрны бер урында калдырырга мөмкин. Әлбәттә, милли тамашачы бик сизгер. “Башкорт театрына бу әсәр нәрсәгә кирәк булды инде?”, дип шундук сорау бирәләр. Элек совет идеологиясе цензура булып торса, хәзер милли идеология цензурасы бар.

Бу башкорт идеясеме?

Башкорт идеясе. Ул – берьяктан кирәк әйбер. Чөнки башкорт театры телне сакламаса... Бүген җәмгыятьтә башкорт теле бетеп бара. Тел дә музей теленә әйләнергә мөмкин. Кеше театрга килеп, үз телен сәхнәдән ишетергә тиеш. Бу – милли театрның бер максаты.

Дәүләт ягыннан цензура бармы?

Башкортстанда президент алмашынды. Хәзер үзебезне иреклерәк тоябыз. Дәүләт ягыннан күзәтү бар инде. Милли театрда беренче чиратта оятсызлык булмаска тиеш. Милли тамашачы моны кабул итми.

Аннан соң безнең театр башкаларга толерант булырга тиеш. Башка милләтләрне кыерсытырга ярамый. Шундук театрның мәгънәсе югалачак. Минемчә, театрның мәгънәсе – милләтләрне берләштерү. Шул ук башкорт, татар, чит илдә яшәүче кеше дә елый, көлә.

Киләчәктә нинди әсәрләр куярга җыенасыз?

Прозаик Урал Галиев әсәрләре нигезендә спектакль куярга җыенабыз. Классик Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” әсәрен сәхнәләштерү планы бар. Бу әсәр һәрвакыт театрның визит карточкасы булды.

Гафури исемендәге башкорт театры гастроле 14 мартта “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектакле белән башлана. Башкортлар Вәлидине милли каһарман итеп күтәрсә, татарлар аны Идел-Урал штаты идеясен җимерүдә гаепли. Башкорт каһарманына татар җәмәгатьчелегенең карашы төрле. Шулай да “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклен Казанда түземсезлек белән көтәләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG