Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә полиция каршылык чарасына чыкканнарга ут ачты


Бүген Йәмәннең ике төбәгендә полиция каршылык чарасына чыкканнарга ут ачты. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

Йәмәннең көньягындагы Шабва һәм көнчыгышындагы Дамар вилаятләрендә дистәләрчә мең кеше урамнарга чыкты. Алар илгә 30 елдан артык җитәкчелек иткән Гали Абдулла Салихның вазыйфаларыннан китүен таләп итә.

Февральдә башланган халык күтәрелешләреннән соң беренче тапкыр бүген Йәмән башкаласы Сана урамнарына хәрби кизүләр чыкты.

Дүшәмбе көнне президент Гали Абдулла Салих оппозицияне сәяси сөйләшүләр башларга чакырган иде. Элгәре ул 2013 елда булачак президент сайлауга чыкмаячагын әйтте, әмма ашыгыч рәвештә вазыйфаларыннан китүне кире какты.
XS
SM
MD
LG