Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:28

Дамански утравы: каһарманлык һәм фаҗига


Дальнереченски паркында үлгән солдатларны искә алу тантанасы, 2011 ел

Дальнереченски паркында үлгән солдатларны искә алу тантанасы, 2011 ел

Бу көннәрдә Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә моннан 42 ел элек Уссури елгасы Дамански утраучыгында булган вакыйгаларны искә алалар. 1969 елның март аенда тарихта беренче кат ике күрше социалистик ил арасында кораллы бәрелеш була.


Советлар Берлеге белән Кытай арасындагы ул сугышны күпләр инде хәтерләмәсә дә, бу фаҗигане ерак көнчыгышлар оныта алмый. Чөнки алар ул кыска һәм кайнар сугышны үз күзләре белән күргән.

60нчы елларда Кытайда мәдәният инкыйлабы үтә. Чик буе төбәкләренә күпләп гаскәри хезмәттән запаска җибәрелгән кытайлар күчерелә. Кытайның үзендә котырынган хунвейбиннар бик еш Советлар Берлеге чиген дә боза башлый.

Дамански утравына кытайлар беренче кат 1969 елның 23 гыйнварында бәреп керә. Кытай ягыннан һөҗүм тагын берничә тапкыр кабатлана. 2 март көнне Дамански утравында кытайлар өлкән лейтенант Иван Стрельников һәм 7 совет чик сакчысын атып үтерә.

Озынлыгы чакрым ярым, киңлеге бары 500 метрга сузылган кечкенә утраучыкны саклар өчен, Түбән Михайловкадан чик сакчылары күтәрелә. Көчләр тигез булмый. Кытайлар бу кораллы коткыга алдан хәзерләнгән була. Анда Уссури елгасы ярында урнашкан Кытай гаскәрләре һәм артиллериясе катнаша.
Һәлак булган солдатларны күмү, 1969 ел. Дальнереченски музее архивыннан

Ерак Көнчыгыш бүлгесе 135нче моторлаштырылган укчылар дивизиясенең кайбер бүлекләре дә якында гына һәм хәрби әзерлектә була. Ләкин совет чик сакчыларына кирәк ярдәм вакытында күрсәтелми. Ул көнне сугышта барысы 32 чик сакчысы һәлак була, әмма кытайлар Дамански утравында урнаша алмый.

Кытайларның чик бозып Дамански утравына керүе турында хәбәр Советлар илен генә түгел, бар дөньяны тетрәндерә.

15 март көнне кытайлар яңадан Дамански утравына бәреп керә. Сугышта инде ике каршы якның да чик сакчылары гына түгел, гаскәрләре дә катнаша, шулай ук артиллерия, танклар кулланыла һәм сугыш кырына "Град" дип аталган аерым реактив туплар китерелә. Шулай да утрауга басып кергән кытайларга каршы ут ачарга соңлап кына рөхсәт ителә.

Дамански бәрелешендә татар-башкортлар да катнаша


Бәрелешләр вакытында барысы 58 совет солдаты һәм офицерлар һәлак була, ә 94е яралана. Чик буйларын саклауда аеруча батырлык күрсәткән 5 кешегә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

2 һәм 15 март көннәрендә Советлар Берлеге чиген бозучы кытайларга каршы сугышта татар һәм башкорт уллары да катнаша. Башкортстанның Нуриман районы егете Исламгали Насретдинов Дамански утравында һәлак була. Һәлак булганнарның икенчесе – Татарстанның Әгерҗе районында туып үскән өлкән сержант Әнвәр Зәйнетдинов.

Дамански утравында дәүләт чиген саклаган Исламгали Насретдинов һәм Әнвәр Зәйнетдиновларга үлгәннән соң "Батырлык өчен" медальләре бирелә.

Һәлак булганнарны ел саен искә алалар

Бу сугышта күпме Кытай солдаты һәлак булуы билгесез, бары тик аларның саны берничә меңгә җиткән, менә шул югалтулар күп булу сәбәпле генә кытайлар сугышны туктаткан дигән фаразлар йөри.
Һәлак булган солдатларны күмү, 1969 ел. Дальнереченски музее архивыннан

Күп еллар Дамански утравы өчен сугыш рәсми дәрәжәдә сугыш дип түгел, бары тик чик буе бәрелеше булып кына саналды. Нәтиҗәдә, бу сугыш турында язучы һәм сөйләүчеләр дә булмый.

Ләкин 18-19 яшьлек солдатларның яу кырында баш салуын халык онытмый. Ел саен март башында Приморье төбәгенең элек Иман дип йөртелгән, хәзерге Дальнереченски шәһәрендә тантаналы митинг үтә. Туганнар каберлеге янына ел да йөзләгән кешеләр җыела. Митингта ветераннар чыгыш ясый, каберлеккә чәчәкләр салына.

Дамански утравы – Кытай җире

Дөрес, еш кына искә алу чаралары вакытында кайберәүләр, ни өчен һәлак булды бу солдатлар, дигән сорау куя. Барыбер бәхәсле утрау чик сызыгын яңадан билгеләгәндә Кытай ягында калган бит, диючеләр дә табыла.

Ләкин 42 ел элек кораллы бәрелеш вакытында Дамански Советлар җире булган, шуңа күрә сугыш гадел, кан ил өчен коелган булып санала.

Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә Дамански бәрелешендә һәлак булганнарны искә алу чаралары 15 март көнне дә үтәчәк. Ә менә хәрби бәрелешкә сәбәп булган утрауның язмышын ерак көнчыгышлар авыр кабул итә.

1991 елдан Дамански утравы Кытайга күчә һәм утрауда Кытай чик сакчылары музее ачыла. Кытайлар Дамански утравын үз җирләре дип исәпли һәм аны Чженьбаодао – ягъни "Затлы" ("Драгоценный") утрау дип йөртә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG