Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:36

Русиядәге ирләрнең һәм хатын-кызларның тигез хокукын таләп иткән урам җыены узды


Русия башкаласы үзәгендә булган бу чара Халыкара хатын-кызлар көненә 100 ел тулуга багышланды.

Җыенны берничә оешма үткәрде. Алар арасында: Русиядә хатын-кызлар хәрәкәтен берләштерү шурасы, “Яблоко” фиркасенең хатын-кызлар фракциясе һәм “Русия хатын-кызлары федерациясе” дә бар.

Чарада катнашучылар дәүләт ирләрнең һәм хатын-кызларның тигез хокукта булуын тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде. Хезмәт хаклары бер төсле, сәяси һәм кешелек хокуклары сакланырга, алимент түләүләрендә һәм тормыш-көнкүрештә көч кулланган өчен кануннар камилләшергә тиеш, дигән таләпләр куя әлеге чарага килгәннәр.

XS
SM
MD
LG