Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:11

Бәйрәм көннәрендә республика җитәкчеләре террорчылык, коррупциягә каршы көрәш һәм 2013 елгы Универсиада вакытында иминлек чаралары хакында сөйләште. Язучы Фәнзаман Баттал сүзләренчә, иминлек өчен барыннан да элек халыкның тормышын җайлау һәм гаделлек булдыру зарур.


7 март көнне Министрлар кабинетында Татарстан иминлек шурасы, террорчылыкка каршы комиссия һәм республикада тәртип саклау оператив штабының киңәйтелгән уртак җыелышы үтте.

Башка елларда иминлек шурасы Казан Кирмәнендә оештырылса, бу юлы аны оештыру урыны итеп хөкүмәт йорты сайланды. Чара мондый форматта әле беренче тапкыр уза, дип белдерде җыелышка җитәкчелек иткән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгыннан тыш әлеге җыелышта Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, беренче вице-премьер Равил Моратов, эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров катнашты.

Бүгенге көндә республикада иминлеккә кагылган иң мөһим темалар Универсиадага бәйле. 2013 елда Казанга 15 мең спортчы, мең ярым журналист һәм меңәрләгән санда туристның килүе көтелә.

Футбол стадионында иминлек чаралары җитми

Моның кадәр кунакны республиканың әле беркайчан да кабул иткәне булмады, дип белдерде президент. Универсиадага хәзерлек һәм гомумән республикада иминлек өчен нинди чаралар күрелә соң?

Сулдан уңга: Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшин
Бу урында сүзне Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров алды. Ул югары дәрәҗәле түрәләргә, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең, Универсиада спорт уеннары һәм шул исәптән футболдан дөнья чемпионаты узачак стадиондагы иминлек чаралары хакында сөйләде.

Бактың исә, төзелеп ятучы футбол стадионына бик җиңел генә үтеп кереп, нинди дә булса шикле әйберне уңай гына калдырып чыгып китеп тә була икән. Тәртип сагында торучылар моны үз тәҗрибәләреннән чыгып әйтә.

Моның белән беррәттән нәкъ шушы стадионда быел башыннан алып хәзергә кадәр 6 урлашу очрагы да теркәлгән. Димәк, анда шартлаткыч калдыру гына түгел, берәр кирәкле әйберне алып чыгу да бернинди авырлык тудырмый. Шундый зур объектта иминлек ягы начар оештырылган икән, башка урыннардан нәрсә көтәргә кала?

“Техник чаралар белән генә булмый”

Җыелышта белгертелгәнчә, Универсиада вакытында иминлекне тәэмин итү максатыннан федераль үзәктән 1 миллиард 300 миллион сум акча алу көтелә.

Әмма металл детекторлар һәм башка техник җиһазлар белән генә иминлекне тәэмин итеп бетереп булмый. Моның өчен халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә һәм барлык яктан да кеше тормышын кайгыртырга кирәк, ди язучы Фәнзаман Баттал.

“Иминлекне саклау өчен ил башлыкларының да фикерләрен белү кирәктер, әлбәттә. Ләкин иминлек ул турыда киңәшләшеп кенә була торган әйбер түгел. Моның өчен халыкның үзен бәхетле итеп хис итүе һәм бөтен яктан да кеше турында кайгыртулары зарур.

Без бит инде күреп торабыз: хәзер халык икегә бүленеп бетте. Гади халыкны күрми дә торган бик байлар һәм фәкыйрьләр төркеме оешты", ди ул.

"Русиядә террор түгел, сугышның дәвамы бара"

"Халыкның моңа артык каты булмаса да, барыбер ризасызлыгы сизелә башлады.


Без террор, террорчылык дигән сүзләргә күнектек. Минемчә, Русиядә террор юк ул. Монда бары тик 1994 елда башланган сугышның дәвамы гына бара.

Әле 3-4 көн элек кенә телевидениедән Жириновский чыгыш ясады. Ул, халык бәхетле, тыныч булсын өчен дөньяда 8 миллиардка җитеп килүче халык санын 2 миллиардка калдырырга кирәк, дигән фикер әйтә.

Мин әллә Русиядә дә шушы фикер белән эш алып барыла микән дип уйлап куям. Жириновский фикерләре гадәттә хөкүмәт фикерләре белән тәңгәл килә бит", ди Фәнзаман әфәнде.

Сугыш дигәннән, әле шушы көннәрдә генә Коръәннең сугышка һәм тынычлыкка кагылышлы аятьләрен өйрәнеп утырган идем. Анда болай диелгән:

“Нинди диндә, нинди милләттә булсалар да, бер халыкка каршы да сугыш башламагыз. Әгәр дә инде үзегезгә каршы сугыш башласалар, соңгы кешегез калганчы сугышыгыз. Әгәр дә кем дә булса куркып, дошманга иярә икән, андыйларның урыны җәһәннәмнең төбендә булыр”.

Фәнзаман Баттал сүзләренчә, татар халкы – тыныч халык. Мәчеткә бара, намазын укый. Хәзрәтне тыңлый. Шуның белән Коръән таләпләре үтәлә дип уйлый. Әмма Коръәнне тирәнтен өйрәнүчеләр дә бар әле. Әйтик, Кавказ халыклары шундыйлардан, ди ул.

"Русиядә матди һәм рухи яктан халыкны гарипләндерү бара"

"Бөтен җирне дә милиция-полиция белән чолгап алып кына саклап булмый. Иң элек гаделлек кирәк. Хәзер халыкны рәнҗетү бара. Матди яктан да, рухи яктан да халыкны гарипләндерәләр. Әгәр дә шушылай бара икән бернинди техник чаралар да террордан саклап кала алмаячак", ди Фәнзаман Баттал.

"Һәр дингә һәм милләткә тигез итеп карау, һәр телне изге итеп саклауны тәэмин итү кирәк. Һәм шул ук вакытта берәүләр дистә миллиард долларлар белән яшәгәндә, халыкны 4-5 мең сум пенсия яисә 5-6 мең сум хезмәт хакы белән яшәтмәскә кирәк", ди җәмәгать эшлеклесе.

Аның сүзләренчә, адәм баласы чынлап торып шартлатуга әзерләнә икән, әллә нинди дуслар табып, акча биреп, шартлаткычын тиешле урыннарга алдан кертеп урнаштырырга мөмкин.

"Халыкны кайгырту кирәк"

Фәнзаман Баттал сүзләренчә, дәүләткә социаль сәясәтне дөрес итеп алып бару зарур.

"Моны гап-гади кешеләр дә аңлый. Халыкны кайгыртырга кирәк. Почмак саен ниндидер видеокамералар куеп тикшереп утыруга караганда, халыкның күңелен табарга кирәк. Ә бит байлык Татарстанда да Русиядә дә бар. Җир асты байлыклары турында әйтүем.

Җитәкчеләр барлык планнарны да арттырып үтибез диләр. Ләкин халык бит аның ише алга китешләрне үз кесәсенә, үз тормышына карап кына белә. Әгәр дә синең өстәлеңдә ипиең-бәрәнгең юк икән, телевизор-радиолардан нинди генә үгет-нәсихәт бирмәсеннәр – аңа халык ышанмый.

Халыкның күңеле җыламаска, үксемәскә тиеш. Халык хөкүмәткә өмет белән карарга тиеш һәм ярдәмче итеп күрергә тиеш", ди язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнзаман Баттал.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG