Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:21

Гарәп илләре Лигасы министрлары Либиядәге вазгыятьне тикшерәчәк


Гарәп илләре Лигасына кергән дәүләтләрнең тышкы эшләр министрлары Либиядәге вазгыятьне тикшерү өчен җомга көнне ашыгыч киңәшмәгә җыелачак.

Бүген Ислам конференциясе оешмасы Либия күгендә очышларны тыю тәкъдимен хуплады. Чөнки Мөэммәр Каддафи яклылар аның режимына каршыларны һавадан утка тотты.

Британия һәм Франция хәзер БМО резолюциясенә туры килердәй текст әзерли. БМО Иминлек шурасының икенче бер даими әгъзасы Русия Либиядә читтән хәрби көч куллануга каршы.

XS
SM
MD
LG