Accessibility links

Әбүбәкеров “Татарстан-Яңа Гасыр”ны мәхкәмәгә бирде


Казандагы Русия ислам университеты каршында эшләүче “Әниләр” мәчетенең элекке имамы Шәүкәт Әбүбәкеровның “Татарстан-Яңа Гасыр” телевизион каналын мәхкәмәгә бирү эше нигезендә чираттагы утырыш 9 мартка билгеләнгән иде.

Шәүкәт Әбүбәкеровне “Татарстан-Яңа Гасырны” мәхкәмәгә бирүгә анда чыккан тапшырулар мәҗбүр иткән. Аның сүзләренчә, узган елны җәй көне телевидение журналистлары мәчетне төшереп китеп, аны ваһһабилар гыйбадәт йорты буларак күрсәткән.

“Мин ул чакта үзем юк идем. Алар мәчеттәге Русия ислам университеты (РИУ) шәкертләрен төшереп, уку йорты остазларыннан әңгәмә алып киткәннәр. Һәм шуннан соң бу ваһһабилар мәчете дип күрсәттеләр. Менә хәзер гыйнвар аенда тагын шундый ук хәл кабатланды, тагын ваһһабилар дип сөйләделәр. Хәтта РИУ интернет сәхифәсен ачып карасагыз, ул мәчеткә 90-95% шушы уку йорты шәкерте йөри диелгән. Соң шулай булгач ул ничек ваһһабилар мәчете була соң инде?”, ди Әбүбәкеров.

Аның сүзләренчә, телевидение журналисты кыска ыштан киючеләрне һәм яланаяк йөрүчеләрне күрсәтеп, аны ваһһабилар мәчете буларак тасвирлаган.
“Җәй көне тапшыруны төшергәндә егетләр шортыдан булган. Кызу көнне кайсы гына мәчеткә барсаң да, мондый хәлне күреп була. Ә алар “менә яланаяк, шортыдан йөри” дип шул тасмаларны күрсәтте. Башка бәйләнер әйбер булмагангадыр инде”, ди “Әниләр” мәчетенең элекке имамы.

Мәхәллә чыгып китте

Аны бу тапшырудагы тагын бер әйбер бик аптырашта калдырган.

“Үзләре Коръәнне күрсәтәләр, ә үзләре шул ук вакытта бу Камәлнең (Камәл хәзрәт Зант – Л.Х) китаплары, ул татарлардан көлә дигәнрәк сүз әйтәләр. Моннан тыш, минем рөхсәтемне сорамыйча гына 2006 елдагы төшерелгән тасмаларны файдаланып, минем йөземне күрсәтергә тотындылар. Миннән дә, мәхәллә кешеләреннән дә әңгәмә алып тормыйча, шундый ялган сүз чыгардылар”, ди Әбүбәкеров.

Ул үзе бу хәлләрне ниндидер сәяси заказ буларак бәяли һәм әлеге хәл “Әниләр” мәчетенең кемгә карарга тиешлегенә бәйле дип саный. Аның фикеренчә, мәчетне РИУга бирергә теләделәр, ә моны мәхәлләне бетереп эшләп була.

“Хәзерге вакытта нәкъ шулай эшләделәр дә. Ул мәчетнең бинасын РИУга арендага бирделәр дә, аннан миңа һәм мәхәлләгә чыгып китәргә әйттеләр. Әлбәттә, анда калырга була инде, әмма зур тавышка китә иде. Ә бу мәчеткә матур күренеш түгел. Халыктан көлдереп яту дөрес булмас дип, шулай итеп мин чыгып киттем”, ди Әбүбәкеров.

Әбү-Хәнифә мәзхәбе турында китап язучы

Соңгы вакытта Татарстанда ваһһаби һәм сәләфи имамнар турында сүз куерганнан-куера бара. Алар Әбү-Хәнифә мәзхәбенә каршы торучылар буларак күрсәтелә. Әбүбәкеров аны да шул хисапка кертүләрен әйтә.

“Ләкин мин бит Әбү-Хәнифә мәзхәбе турында китап язган кеше. Шуңа бу ачыктан-ачык ялган”, ди ул.

“Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесендәге тапшыруда да тикшерүчеләр яла ягу чалымнары бар дип тапкан.

“Алар 129нчы маддәнең икенче өлеше нигезендә яла ягуны исбатладылар. Хәзер 282нче мәддә нигезендә эш бара. 9 март көнне тагын бер утырыш булырга тиеш”, диде Әбүбәкеров.

"Татарстан-Яңа Гасыр" аңлатмасы

“Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесенең “Әниләр” мәчете турында сюжет күрсәткән “7 дней” тапшыруы җитәкчесе Михаил Любимов Шәүкәт Әбүбәкеровның шикаяте белән танышкан. Әмма ул 9 мартта бу хакта утырыш булырга тиешлеге хакында хәбәрдар түгеллеген әйтте. Аның сүзләренчә, "Татарстан-Яңа Гасыр" әле берни эшләргә җыенмый.

“Безне тикшерү комитетына чакырдылар. Без ул шикаятькә карата үз аңлатмабызны бирдек. Аннары ул шикаять юридик яктан бик үк дөрес язылмаган кебек тоелды. Чөнки Әбүбәкеровка төгәл нәрсә ошамаганы анда язылмаган. Анда бары 282нче мәддә нигезендә гаепләү тагыла. Әмма нинди начарлык эшләвебез хакында сүз юк. Бу төгәл билгеләнмәгән. Чөнки мондый шикаятьләр нигездә бик төгәл әзерләнә. Шуңа монда әле берни әйтеп булмый. Кеше безне җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дигән, әмма нәрсә өчен икәне төгәл генә аңлашылмый”, диде Любимов.
XS
SM
MD
LG