Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең төньягында җир тетрәде



Тетрәү 7,3 магнитуда тәшкил итте. Җирле хакимиятләр, зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр булмады, дип хәбәр итә. Җир тибрәнешләре күп урынны биләгән, хәтта Токиода да сизелгән.

Тиз йөрешле поездларны иминлек өчен озак булмаган вакытка туктатып торганнар.

Япония сейсмологлары 30 ел эчендә илдә 8 магнитудадан югары тетрәүләр булырга мөмкин дип кисәтә.

1995 елда Кобе шәһәрендә җир тетрәп 6 меңнән артык кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG