Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туниста алып ташланган президентның фиркасе таратылды


Тунисның элекке президенты
Тунисның элекке президенты
Туниста мәхкәмә карары белән элекке президент Бин Галинең конституция демократиясе өчен берлек фиркасе таратылды.

Мәхкәмә карары бүген ил башкаласында игълан ителде.

Гыйнвар каршылыкларында катнашкан оппозиция вәкилләре фиркане таратуга иреште.

Илнең яңа җитәкчелеге Тунистан качып китәргә мәҗбүр булган Бин Галине Согуд Гарәбстаныннан кире кайтарырга омтыла. Кайбер мәгълүматларга караганда экс-президент шунда киткән.
XS
SM
MD
LG