Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия һәм Косово сөйләшүләр башлый: бәйсезлек турында түгел


Сөйләшүләрдә катнашучылар: Сербия ягыннан Борислав Стефанович, Косово ягыннан Эдита Таһири
Сөйләшүләрдә катнашучылар: Сербия ягыннан Борислав Стефанович, Косово ягыннан Эдита Таһири

Өч ел элек Приштина үзенең бәйсезлеген игълан иткәннән соң, Сербия белән Косово арасында беренче тапкыр сөйләшүләр уза. Европа Берлеге арадашлыгында Брюссельдә үтүче әлеге сөйләшүләрдә нигездә сүз көндәлек борчыган мәсьәләләргә багышланачак.

Бу сөйләшүләрнең Косово бәйсезлегенә кагылышлы мәсьәләдә ниндидер зур яңалык китерүе икеле. Чөнки Белград Косово бәйсезлеген тануга аяк терәп каршы тора.

Шуңа да карамастан, 2008 елны Приштинаның бәйсезлек игълан итүеннән соң, Сербия белән Косово арасында беренче тапкыр сөйләшүләр узуы да инде зур алга китеш буларак бәяләнә. Чөнки көндәлек тормышта хәл итәсе мәсьәләләр бихисап. Аерым алганда бу һава хәрәкәте, җир мәсьәләләренә бәйле.

Европа берлегендә тышкы сәясәт өчен җаваплы Кэтрин Эштонның матбугат сәркатибе Мая Коциянчич әйтүенчә, алар Сербия һәм Косовоның Европа Берлегенә керүгә якынаюына өметләнә.

“Сөйләшүләрнең максаты – төбәктәге кешеләрнең тормышын яхшырту, гомумән, Балканда хезмәттәшлекне ныгыту һәм тарафларны Европа стандартларына якынайту”, диде ул.

Могҗиза булмас

Сербиянең каршы торуына карамастан, Косовоның кайбер түрәләре ахыр чиктә сөйләшүләр аларның бәйсезлеген тануга китерәчәк дип саный.

“Минем иманым камил, бу процесс Косово һәм Сербиянең бер-берсен бәйсез дәүләт булып тануы белән төгәлләнәчәк”, диде дүшәмбе көнне Косово премьер-министры Һашим Тачи.

Шулай да Сербия ягыннан әлеге сөйләшүләр башлангычында торган Борислав Стефанович якшәмбе көнне алай зур өмет белдермәде.

“Бернинди вакыт чикләре юк. Без ике арадагы иң мөһим мәсьәләләрне ел азагына кадәр хәл итәргә тырышачакбыз. Могҗиза көтү кирәкмәсә дә, без уңышка өметләнәбез”, диде ул.

Белград Европа Берлегенә керү өчен бар тырышлыкларны куйса да, Косово бәйсезлеген тану мәсьәләсендә элекке карашыннан чигенмәячәген әйтә.

Русия Косово бәйсезлеген танымый

Шул ук вакытта Брюссельдә узучы очрашуда сөйләшүләр нигездә сәүдә элемтәләре, чикара контроль һәм милекне теркәү турында барачак.

Косовоның суверенлыгын барлыгы 75 ил таныды, алар арасында Кушма Штатлар һәм Европа Берлегенә кергән шактый гына илләр дә бар. Шул ук вакытта Русия һәм Кытай аның бәйсезлеген танымый.

Сербиянең Косовоны суверен дәүләт булып танудан баш тартуы гади халык өчен шактый гына авырлыклар тудырды. Мисал өчен, Приштина үзенең телефон кодын ала алмый, моннан тыш, мәктәп программалары нигезендә дә каршылыклар бар.

Бәхәсләр шулай ук Косоводагы сәүдәгә нык бәрә. Чөнки Сербия еш кына Косовода теркәлгән машиналарны туктатып, ирекле хәрәкәткә киртә куя.

Сербия серблар күпләп яшәгән Косово районнарында контрольне күбрәк үзләрендә калдыруны таләп итә. Шуңа алар Брюссельдәге очрашуда Косоводагы сербларның статусы мәсьәләсендә аңлатма алырга теләүләрен әйтте.
XS
SM
MD
LG