Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил көндәлеге (4) Музей


Гөнаһсызлар бакчасы
Гөнаһсызлар бакчасы
Иерусалимда иң көчле тәэсир калдырган урын Һолокостка багышланган музей комплексы. Русиядә төрле төбәкләрдә, төрле шәһәрләрдә күп музейлар белән таныш булган кеше буларак, шуны әйтә алам: бу музей комплексы моңарчы мин күргәннәрдән нык аерылып тора.

Без бирегә укуларның икенче көнендә үк килдек һәм анда берничә сәгать булдык. Алдагы көннәрдә тагын комплексның барлык музейлары белән күп мәртәбәләр таныштык, бөтен дөньядан һәм Израилнең төрле төбәкләреннән җыелган олысы-кечесе белән тулы залларны күреп сокландык. Мондый хәлләр Казан музейларында берәр кайчан булыр микән дип уйлаштык.

Комплекста төп урынны тәшкил иткән Һолокост музее кыяны тишеп җир астында урнаштырылган. Эшкәртелмәгән һәм буялмаган бетоннан төзелгән стеналары югарыда бер-берсенә якынаялар, тик кушылмый, шуңа күрә бинаның түбәсе юк, ачык шикелле тоела.

Музей экспонатларын карау аска таба төшеп утсыз, караңгы залда башлана. Алдагы экранга рухлана-рухлана гимн җырлаган яһүд балалары күрсәтелә. Бу – сугышка кадәр төшерелгән фильмнан бер кисәк. Сабый балаларның җырлавы шул кадәр көчле тәэсир итә, егылып китмәс өчен ирексездән стенага таянырга мәҗбүр буласың.

Алдагы залларда Германиядә фашистлар хакимияткә килгәннән соң яһүд халкы фаҗигасе хронологик вакыйгалар, аерым кеше, гаилә язмышы аша күрсәтелә. Музей залларында көндәлек тормыш әйберләре, халыкның трагик язмышын үз күзләре белән күргән шаһит язмалары, фотосурәтләр, башка документаль чыганаклар, сәнгать әсәрләре белән бергә, һәр залда диярлек киң рәвештә заманча мультимедия, видео кулланыла.

Һәлак булган һәр яһүдне онытмас өчен исемнәргә багышланган аерым зал оештырылган. Биредә 6 миллионга якын һәлак булган һәр яһүднең исемнәрен мәңгеләштерү өчен искиткеч зур эш алып барыла. Максат – һәрбер кешене искә алып кына калмыйча, аның тормыш юлын, трагик язмышын төрле чыганаклар ярдәмендә мәңгеләштерү. Залда һәр һәлак булган кешенең фотосурәте һавага очып менеп барган сыман итеп проектор аша күрсәтелеп тора.

Исемнәр залында Израил хәрбиләре



Һолокост темасына караган сәнгать әсәрләре бөтен дөньядан җыелган һәм ул яһүд халкының фаҗигасын тирәнрәк аңлау, өйрәнү һәм белү өчен күргәзмәләр павильонында урнаштырылган. Биредә профессиональ рәссамнарның әсәрләре белән рәттән геттоларда, концентрацион лагерьларда ясалган һәм могҗиза рәвешендә сакланган рәсемнәр куелган.

Һәлак булганнарны искә төшереп дога кылу өчен музей комплексында синагога да бар. Синагога керер алдыннан анда утыручы хезмәткәр биредә фотога төшерергә ярамый дип кисәтте. Тик безнең халык кисәтүләргә әллә ни игътибар итми. Биредә дә үзебездәге шикелле кыланып, кайберләре фотога төшерә башлады. Мондый кыланыш хезмәткәрнең бик ачуын китерде, безнең экскурсия җитәкчесе хезмәткәр алдында акланырга мәҗбүр булды. Израилдә безгә карата ризасызлыкны беренче һәм соңгы мәртәбә биредә ишетергә туры килде.

Миңа аерым төзелгән Хәтер залы бик көчле тәэсир итте. Идәндә Икенче дөнья сугыш елларында Европа илләрендә урнашкан йөзләгән лагерьлар арасыннан яһүдләрне күпләп яндыру, ату, үтерү белән иң данлыклы 22 лагерь исеме язылган, зал уртасында мәңгелек ут яна. Истәлек тактасы астында үлем лагерьларыннан мәрхүмнәрдән калган көл саклана.

Ауропа илләрендә яшәгән, иң авыр вакытларда яһүдләргә ярдәм иткән яһүд халкыннан булмаган шәхесләрне искә алу өчен махсус Гөнаһсызлар бакчасы (Сад праведников мира) утыртылган. Биредә үзләрен кызганмыйча яһүдләргә ярдәм иткән һәрбер кеше өчен исеме язылып куелган агач утыртылган. Агачлар арасында беренчеләрдән швед Валлерстайн исеме беркетелгән агачка игътибар иттем.

Биредә шәһит булган балалар да онытылмаган. Аларга багышланган мемориал кыяда уеп эшләнгән тау тишегендә урнаштырылган уникаль корылма. Белгәнебезчә, Һитлер властька килгәч миллион ярым яһүд балалары һәлак булган. Караңгы залда радиодан һәлак булган балаларның исеме, яше, туган урыны кабатланып тора. Залга кереп әйләнеп чыкканчы шәһит булган балалар исемен ишетергә туры килә.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG