Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә гыйсъянчылар ил күгендә очышларны туктатырга ашыктыра


Гыйсъянчылар кулындагы Рас-Лануф
Гыйсъянчылар кулындагы Рас-Лануф
Либиядә гыйсъянчылар ил күгендә очышларны туктату өчен халыкара җәмәгатьчелекне тизрәк уртак фикергә килергә чакыра. Шулай була калганда алар Мөәммәр Каддафи яклылар һавадан утка тоту туктар иде дип өметләнә.

Шул ук вакытта Либия оппозициясе оештырган Милли шура башлыгы Мостафа Габдел Җәлил баш күтәрүчеләр Либиягә чит ил гаскәрләрен кертүгә каршы, алар үз көчләре белән Каддафи режимын җиңә алачак, дип белдерә.

Бүген телевидениедән чыгыш ясап Каддафи, Көнбатыш ил күгендә очышларны тыя икән, либияләр “кулларына корал алачак” дип белдерде.

Либиядә 3 атна дәвам иткән кораллы низаг вакытында, кайбер мәгълүматларга караганда, меңнән артык кеше үтерелгән.

Гыйсъянчылар кулында булган Әз-Зәвия шәһәрендә каты сугышлар бара. Каддафи яклылар анда танклар керткән. Каддафи очкычлары Рас-Лануф шәһәрен кабат утка тоткан.
XS
SM
MD
LG