Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бардада Рәшит Ягъфәровны сагыналар


Рәшит Ягъфәровның яңа китабы
Рәшит Ягъфәровның яңа китабы

Күптән түгел Пермь өлкәсендә мәшһүр язучы, фольклорчы, галим Рәшит Ягъфәровның кичәсен уздырдылар. Бирегә Казаннан да бер төркем татар зыялылары барды.


Барда районында Ягъфәров укулары инде өченче тапкыр үткәрелә. Бирегә Пермь татарлары, читтән кунаклар килә. Татар конгрессы оештыруы белән бу елны да Барда якларына Казаннан журналистлар, язучылар барды.

“Татар гимназиясендә булдык, укытучылар белән очраштык, аннары соң Рәшит абыйның каберенә барып, чәчәкләр салдык. Адәм баласын хәтерләсәң генә ул яши. Шуңа күрә хәтерне һәрвакыт барлап торырга кирәк. Хәтерсез халык юкка чыга.

Шуннан соң безне матбугат бинасына алып бардылар, анда аның бюсты куелырга тиешле урынны карадык. Һәм соңыннан инде мәдәният сараенда аңа багышланган бик зур шигъри бәйрәм башланды”, дип сөйләде драматург, язучы Рәдиф Сәгъди.

“Ягъфәров кичәсендә бик күп фольклор ансамбльләре төрле-төрле уеннар күрсәткән. Җирле язучылар Рәшит абыйга багышланган шигырьләрен укыган. Бу очрашу әһәмиятле вакыйга булып, Барда тарихына да, Татарстан тарихына да кереп калды.

“Бу укулар, очрашулар татарның гореф-гадәтен саклау өчен кирәк. Шуларны үсеп килә торган буынга җиткерү мөһим, чөнки алар кемнәндер үрнәк алырга тиеш. Ә Рәшит Ягъфәров бу мәсьәләдә чын мәгънәсендә остаз иде. Чөнки ул университетта фольклор да укытты, шул ук вакытта гади шигырьләр дә яза иде”, ди Рәдиф Сәгъди.

“Без мәңге синдә, Барда җире...”

Пермь өлкәсендә бу елны Рәшит Ягъфәровның “Сагынылды” дип исемләнгән китабы бастырылды. Бирегә шагыйрьнең әле беркайда да дөнья күрмәгән шигырьләре кертелгән:

Мең рәхмәтле сиңа,
Иңдергәнсең
Кальбебезгә “татар” дигән исем,
Без мәңгегә синдә, Барда җире,
Егылсак та,
Егылырбыз бары сине үбәр өчен.

Рәшит Ягъфәров белән Рәдиф Сәгъди 1974 елларда таныша. Шуннан бирле аралашып яши алар. Елга бер-ике тапкыр аның белән Барда якларына кайта торган була ул.

Рәдиф Сәгъди
“Соңгы тапкыр күрешүебез аның туган авылына 400 ел тулгач булды. Ул мине шунда чакырырга дип керде, әмма мин кайта алмадым. Аннары мин командировкага киттем, шуннан кайтканда Рәшит абыйны җирләгәннәр иде инде. Ә елга 1-2 тапкыр без аның белән Барда ягына кайтып килә идек. Сабан туена булса да, ул алып кайта иде безне”.

Пермь өлкәсенең Барда районында бүгенге көндә күбесенчә татарлар гына яши. Алар даими рәвештә мәдәни чаралар үткәреп бара. Телне, гореф-гадәтләрне сакларга тырыша.

“Татар кайда да татар инде ул – яхшы яшәргә тырыша. Анда хәзер шактый гына фермерлар барлыкка килде. Кайсы бәрәңгелек белән шөгыльләнә, кайсы кошлар үстерә. Анда да бездәге кебек тырыш татар халкы яши.

Хезмәт итәләр, намус белән эшлиләр, һәм иң мөһиме – үз телләрен саклыйлар. Алар бит татарның бер кабиләсе, кабилә булгач, үзенчәлекле. Бик кызыклы, матур җирле сөйләмнәре бар.

Анда безнең язучылар да бар, мәсәлән, Идият Әширов. Безнең Татарстан язучылар берлегенең әгъзасы. Ул анда бик тырышып татар мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри. Үзен Рәшит абыйның шәкерте итеп саный.

Узган елны Бардада Ягъфәров премиясе дә игълан ителгән иде. Ул шигърият, проза, драматургия өлкәсендә үткәрелә. Беренче, икенче урыннарны алучы булмаса да, өченче урынны алып, премия белән бүләкләнүчеләр булган. Киләчәктә бу бәйге тагын да куерып китәр”, ди Рәдиф Сәгъди.

“Менә 6-7 ел элек без ачкан “Иделем акчарлагы”н гына алыйк, анда үсеп чыккан балалар хәзер язучылар берлегендә, зур урыннарда утыралар. Без алар белән горурланабыз. Шул бәйге яп-яңа сулыш өрде язучылар арасына. Менә бу укулар шуның өчен кирәк: яшьләрне, талантларны барлар өчен.

Татарстан Пермь татарлары белән араны өзми. Кәрим Тинчурин театры һәр елны көз, яз айларында спектакльләр куя. Без андагы татарларны онытырга тиеш түгел. Алар һәрвакыт без чыгарган әсәрләрне укырга, спектакльләрне карап барырга тиеш. Шул чакта гына алар үзләренең татарлыклары белән горурланачак”, ди Рәдиф Сәгъди.
XS
SM
MD
LG