Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:10

Ижауның Халыклар дуслыгы йортында татар “Асылъяр” ансамбле җырларга, биергә яратучыларны берләштерде. Аларның күбесе кечкенәдән биеп, җырлап үскән кызлар.

Ансамбльгә йөрүчеләр арасында сәнгать өлкәсендә профессиональ белем алучылар да бар. Шундыйлардан – Алисә Гарифуллина. Ул Казанда музыка көллиятендә укый башлап, Ижауга кайткан. Хәзер Ижау шәһәрендә музыка көллиятендә белемен дәвам итә. Халкыбыз көйләрен җырларга ярата. Шушы ният белән Алисә ансамбльгә килгән. Ул берничә ел элек Ижауда узган Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивалендә җиңүчеләр исемлегендә аталган иде.

Ансамбльгә исем табу да җиңел булмаган. “Төркем әгъзаларының яшь кызлардан торуын исәпкә алып, “Асылъяр” исеме бирдек”, дип уртаклашты ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова.

Алисә Гарифуллина
Бу ансамбльнең җырчыларын һәм биючеләрен берләштерү дә җиңелдән булмаган. Биючеләр нигездә “Шаян” төркеменнән. Кызлар анда биегән генә, хәзер аларга җырлап биергә кирәк булган. “Бу авыр проблеманы да чиштек”, диде хореограф Алия Абдуллина.

Киләчәккә ансамбль җитәкчеләренең ниятләре бик зур. Биредә яшьләр белән шөгыльләнүдән тыш, балалар өчен дә студия ачарга ниятлиләр.

Әлегә ансамбльдә егетләр дә юк, балалар да берәү генә. “Егетләрне һәм биш яше тулган малай-кызларны кабул итәргә җыенабыз”, дип уртаклашты Лариса Гайнетдинова.

Лариса Гайнетдинова әйтүенчә, ансамбльнең репертуарында халкыбыз җырларыннан тыш, халык музыка уен коралларында уйнаучыларны да җәлеп итәргә ниятләре. Шулай ук алар инде татар халык фольклорына да мөрәҗәгать итәчәкләр. Халык уеннарын да сәхнәләштерергә теләкләре. Хәзер дә шундый берничә күренеш өстендә эшлиләр.

“Асылъяр” ансамбле 2010 елның декабрендә узган “Ижау моңнары” фестиваленең иң дәрәҗәле бүләге – Гран-прига лаек булды.

“Асылъяр” ансамбле тиздән тамашачы каршына яңа программа белән чыгарга ниятли.
"Асылъяр" ансамбленә Ирек Шәрипов Гран-при тапшыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG