Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар мобиль элемтә сыйфатыннан зарлана


8 март, бәйрәм көнне "МТС" мобиль элемтә ширкәтенең хезмәтләреннән файдаланучы казаннар, шул исәптән күпсанлы түрәләр, бөтенләй элемтәсез калу яки аның сыйфаты начарлануга зарланды.

Татарстанның элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы бу хәбәрне раслады һәм үз аңлатмаларын бирде. Министрлыкның матбугат вәкиле Ольга Стрыхарь “Азатлык”ка:

“Чыннан да “МТС” ширкәтенең 4,5 сәгать буена элемтә белән проблемнары булды, бу ширкәтнең Казан өчен җаваплы элемтә үзәкләренең берсендә програмнары эшләми торуы аркасында килеп чыкты. 15.45 минутка “МТС” хезмәтләре торгызылган иде”, диде.


Татарстанда эшләүче иң эре мобиль элемтә ширкәтенең берсе булган “МТС” компаниясендә 8 март көнне элемтәнең өзелеп торуын, сыйфаты начарлануын башта танырга теләмәделәр.

Соңыннан “МТС” ширкәте вәкиле проблемнар булуын таныды һәм ширкәтнең контакт үзәгенең өлкән белгече Эдуард Муклинкулов: “МТС” ширкәте элемтә сыйфатын яхшырту өчен Казан һәм Зәйдә планлаштырылган эшләр башкарды. Хәзерге вакытта барлык төр элемтә хезмәтләре торгызылды”, дип аңлатты.


Шулай итеп, хатын-кызлар бәйрәмендә Казандагы “МТС” ширкәте кулланучылары элемтәсез калды. Аерым кешеләрнең блогларында, агентлыкларда элемтәгә чыгып булмау, дусларга, туганнарга смс китмәве турында хәбәрләр таралды.

Такси хезмәтләре дә “МТС”ка ялганган мөштәриләр белән элемтәләре өзелеп торуыннан зарланды.

Хакимият вәкилләре дә ул көнне элемтәсез утырды. Күпсанлы түрәләр, башкарма хакимият вәкилләре һәм депутатлар шушы ширкәт челтәрләренә ялганган кыска номерлы телефоннарны куллана. Шулай итеп карарлар кабул итүче катлам да дүрт ярым сәгать буе элемтәгә керүнең башка юлларын кулланырга мәҗбүр булды.


Әле күптән түгел генә элемтә тармагы өчен җаваплы рәсми түрәләрнең Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы игълан иткән радиотелефон элемтәсенең сыйфатын арттыру айлыгы нәтиҗәләре турында хисап тоткан иде.


Хөкүмәт бинасында үткән матбугат очрашуында мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү, җитешсезлекләрне төзәтү, шелтәләр белдерелү турында игълан ителде. Бар проблемнар хәл ителмәгән, күрәсең. Әлеге айлык тагын 30 көнгә озайтылды.


“Шушы айлык вакытында 1 меңнән артык шикаять килде, аларның 57%ы мобиль телефон элемтәсенә кагылышлы иде”, диде Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы матбугат вәкиле Ольга Стрыхарь.

Аның сүзләренчә, элемтә операторлары белән килешү нигезендә февраль-март айларында өстәмә 268 станция куелырга тиеш. “Аларның 106сы инде февраль аенда сафка бастырылды. Калганы мартта куелачак. Шул исәптән Казан белән һава аланы арасындагы юл буенда да”, диде Стрыхарь.


Белгәнегезчә, Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгының еллык утырышында президент Рөстәм Миңнеханов: “Һава аланыннан кайтканда мобиль элемтә 5 тапкыр өзелә”, дип зарланган иде. Ул бу өлкәдә тәртип урнаштырырга кушты.


Аннан соң элемтә өчен җаваплы министрлык республикада радиотелефон элемтәсенең сыйфатын арттыру айлыгын игълан иткән иде.

Бәйрәмнәрдә кешеләр гадәттәгедән күбрәк шалтыратканга һәм хәбәрләр җибәргәнгә күрә, элемтә челтәрләре чамадан тыш мәшгуль була. Элемтә сыйфатыннан зарлану сүзләре бәйрәмнәр вакытында Русиянең күп кенә шәһәрләрендә ишетелә.
XS
SM
MD
LG