Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:23

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов Кремльгә баш бирергә теләми. Ул Мәскәү чакыруларын кире кага. Ләкин Кремль хәзерге президент Рөстәм Хәмитовны кыерсытуга юл куймаячак.

Мортаза Рәхимовның президентлыктан китүе инде онытылып бара кебек тоелса да, чынлыкта элекке президент тиз генә бирешергә уйламый. Һәрхәлдә хәзерге президент Рөстәм Хәмитов Кремльгә шулай дип җиткергән.

РБК daily язуынча, Хәмитов Рәхимовтан Русия президенты Дмитрий Медведевка Уфада милли мәсьәләләргә багышланган Русия Дәүләт Думасы президиумы утырышы узар алдыннан зарланган.

Башкортстан президенты Рәхимовның тәгәрмәчкә таяк тыгуын һәм моның өчен республикада милли мәсьәләләрне куертуын әйткән.

Әлбәттә инде, Кремль үзе куйган президентны җәберләтүгә юл куймаячак һәм шуңа озак уйлап тормыйча “эшкә керешкән”. Русия президенты идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин “сөйләшеп алу” өчен тиз генә Рәхимовны Мәскәүгә чакырткан. Ләкин элекке президент сәламәтлеге мөмкинлек бирмәүгә сылтап, анда барудан баш тарткан. Һәм бер генә түгел, ике тапкыр чакыруда да Мәскәүгә бармаган.

Хисап пулаты тик утырмый

Ләкин Мәскәү җитәкчеләре дә төшеп калганнардан түгел. Алар инде “баш бирергә теләмәүче” Рәхимовны “бастыру” юлларын уйлап та куйган. Әгәр киләчәктә дә ул үз максатларына ирешү өчен милли мәсьәләләрне куертса, алар Рәхимовны җинаять эшенә тартачагына ишарәли һәм моның өчен инде җирлек тә әзерләнгән. Һәм ул җирлек шактый төптән уйланылган.

Баксаң, Русия хисап пулатының Башкортстандагы тикшерү нәтиҗәләренең массакүләм мәгълүмат чараларында чыгуы шуның белән бәйле икән. Әлеге тикшерү инде бер ел элек башланса да, ул җәмәгатьчелеккә әле хәзер генә чыгарылды. Аннан күренгәнчә, Рәхимов чорында коррупциягә бәйле канун бозулар ачыкланган. Ул республиканың еллык казнасының 20% — 22,65 миллиард сум тәшкил итә.

Ләкин хисап пулаты әле моның белән генә тукталмаска да мөмкин. Әгәр Рәхимов киләчәктә дә Хәмитов тәгәрмәченә таяк тыкса, элекке президентның “Башнефтьне” хосусыйлаштыру эшен тикшерүгә дә күчәчәкләр. Билгеле булганча, бу ширкәтне сатудан кергән барлык акчаларны Рәхимов үз җитәкчелегендәге “Урал” фондына керткән.

Җитәкчелектә Рәхимов кешеләре

Бер ел элек Хәмитов нефть ширкәте тарихына кагылмаячагы хакында белдергән иде. Ләкин РБК daily язуынча, хәзер Хәмитов Кремль ярдәмендә ул фондны Рәхимов кулыннан алырга тели. Аның фонд идарәсенә үз кешеләрен кертергә тырышуы да барып чыкмаган, Рәхимов моңа каршы килгән.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Хәмитов район башлыкларын да бу фонд акчалары хакында кисәткән. Әгәр Рәхимов ул фондтан акчалар тәкъдим итсә, аны алмаска боерган. Элегрәк исә Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Илгиз Солтанморатовны урыныннан төшерү өчен Рәхимов корылтайдагы кайбер вәкилләргә 200 миллион сум акча тәкъдим иткән дигән хәбәрләр таралган иде.

Әлбәттә, Башкортстан район-шәһәрләре идарәсендә әле дә күпчелектә Рәхимов кешеләре утыра. Шуңа монда элекке һәм хәзерге президентның “көчләре” тигез түгеллеге көн кебек ачык. Бу хакта хәтта күптән түгел Мортаза Рәхимовны туган көне белән котларга килүчеләрнең саны да ишарәли. Алар шул кадәр күп булган, хәтта Рәхимов барысын да кабул итеп тә бетерә алмаган.

Ләкин үз чиратында Мәскәү дә Хәмитовны кыерсытуга юл куярга җыенмый. Әлбәттә сайлаулар алдыннан Кремльгә андый шау-шулар отышлы түгел-түгеллеген, шуңадыр Русия президенты Дмитрий Медведев Башкортстандагы ФСБ башлыгы Виктор Палагин белән очрашып Рәхимовны эзәрлекләмәскә, ә Хәмитовны якларга кушканлыгы мәгълүм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG