Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:15

Либиядә Каддафи яклылар һәм аңа каршылар арасында сугышлар дәвам итә


Libya -- Rebel fighters run for cover as shells explode nearby during a battle with forces loyal to Qaddafi, just few kilometers outside the oil town of Ras Lanuf, 09Mar2011

Libya -- Rebel fighters run for cover as shells explode nearby during a battle with forces loyal to Qaddafi, just few kilometers outside the oil town of Ras Lanuf, 09Mar2011

Либиянең төньягында ил башлыгы Мөәммәр Каддафи гаскәрләре һәм хөкүмәткә каршы көчләр арасында каты сугышлар дәвам итә.

Соңгы хәбәрләргә караганда, Каддафи яклы хәрбиләр Рас-Лануф шәһәре кырыена килеп җиткән. Ә икенче бер Әз-Зәвия шәһәреннән гыйсъянчылар һәм Каддафи яклыларның яңа уңышлары турында каршылыклы хәбәрләр килә.

Бүген Брюссельдә Европа берлеге һәм НАТО илләренең тышкы эшләр һәм саклану министрлары Либиядәге вазгыятьне тикшерә. Көнбатыш илләр арасында Либия күгендә очышларны туктатуга карата фикерләр бер төрле генә түгел. Либия гыйсъянчылары очышларның тизрәк тукталуын тели.

Каддафи даирәсе Европа илләре белән мөнәсәбәтләрне җайларга омтыла. Афинада бүген Греция тышкы эшләр министры урынбасары белән Либия вәкиле очраша.

XS
SM
MD
LG