Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда сайлау үгетенә җырчылар да җәлеп ителде


Илнең күренекле йолдызлары сайлауга яшьләрне чакырып, казакъ һәм урыс телләрендә җыр яздырды. Клип «Казакъстан өчен тавыш бир» дип атала.

«Туган илнең киләчәге синең кулыңда, гомер юлына аяк бас» дип Казакъстанның танылган яшьләре үз тиңнәрен 3 апрель көнне булачак президент сайлавына чакыра.

Җырчы Медей Арынбаев, артист һәм диджей Аша Матай, телейолдыз һәм продюсер Баян Есентаева, радиотапшырулар алып баручы Мәрҗән Солтанбаева һәм җырчы Капкарашка сайлауга берничектә битараф калып булмый, сайлау - бәйрәм булырга тиеш, дип белдерә.

Алар әлеге җыр чыгу уңаеннан үткәрелгән матбугат очрашуы вакытында Казакъстан ватандашлары, бигрәк тә яшьләр, вакытыннан элек үткәрелә торган президент сайлавында катнашырга тиеш, дип белдерде.

Җырчылар фикеренчә, сайлауда катнашу – ватаныңны кайгырту булачак. Алар шулай ук, оппозициядәгеләрнең сайлауда катнашмаска үгетләве тормышка ашмас, дип тә белдерә.

70 яшьлек Нурсолтан Назарбаев 20 елдан артык инде Казакъстанга җитәкчелек итә. Февральдә ул вакытына караганда 2 ел алдан президент сайлавы үткәрү карары чыгарды.

Оппозициядәге фирка, Назарбаев көтелмәгәндә карар чыгарды һәм тавыш бирүгә әзерлек эшләренә вакыт җитәрлек булмады, дип белдерә. Шуңа күрә алар халыкны әлеге сайлауда катнашмаска чакыра. Назарбаевны кануни булмаган юл белән тагын президент булып сайланып ил белән җитәкчелек итәргә омтылуын кискен гаеплиләр.

Сайлауга чыгачак өч намзәт арасында Назарбаев сайлау алды ярышында тыелган һәм тыелмаган ысуллар кулланып, барыбер үзен сайлатуга ирештерергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG