Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл хач Либия ватандашлар сугышы алдында дип белдерә



Халыкара Кызыл хач комитеты Либиядәге кораллы низаг кискенләшкәнгә борчылу белдерә.

Кызыл хач президенты Якоб Келленбергер фикеренчә, ил ватандашлар сугышы алдында тора һәм алга таба гысъянчылар белән Каддафи яклылар арасында каршылык тагын да катыланачак.

Либиядән килгән соңгы хәбәрләргә караганда, Әз-Зәвия шәһәренең күп өлеше кабат Либия башлыгы яклы гаскәрләр кулына күчкән. Брегда гыйсъянчыларның ныгытмаларын Каддафи яклылар һавадан утка тоткан.

Франция бүген гыйсъянчылар төзегән Милли шураны Либия халкы мәнфәгатьләрен чагылдырган кануный оешма буларак тануын белдерде.
XS
SM
MD
LG