Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:55

13 мартта бөтен Русиядә бердәм сайлау көне булачак. Татарстандагы муниципаль сайлауларда хакимият фиркасе генә түгел, КПРФ һәм "Гадел Русия"дә катнаша.


Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе интернет-сәхифәсе хәбәр иткәнчә, 13 мартта район үзәкләрендә һәм авылларда – барлыгы 64 бүлгедә җирле Шураларга яңадан сайлаулар үткәреләчәк, яки өстәмә тавыш бирү оештырылачак. Чөнки 2010 елның 10 октябрендә сайланган депутатларның бер өлеше башка урынга күчкән, яки көндәшсез чыккан намзәтләр 50% тавыш җыя алмаган булган.

13 март көнне сайлаулар республиканың күп кенә районнарында узачак. Авыл, район үзәкләре җирле Шураларында эшләргә теләүчеләр бик күп түгелме, көрәшне мәгънәсез саныйлармы, кайбер бүлгеләрдә сайлауга үткән кампаниядәге кебек яңадан бер генә намзәт чыга. Һәм, әлбәттә, намзәтләрнең күпчелеге “Бердәм Русия” фиркасеннән.

Хакимият фиркасе вәкилләре көндәшсез бара

Норлат районы Амзи, Әхмәт авыллары Шураларына берәр генә кандидат бара. Яшел Үзән районының Зөя авылы вәкиле булыр өчен дә бер генә кеше дәгъва итә, Кама Тамагы, Баулы, Әтнә һәм Апас районының кайбер авыл Шураларына сайлауларда хакимият фиркасе исеменнән баручы намзәтләргә дә көндәш юк.

Чирмешән авылында да "Бердәм Русия" намзәте белән ярышырлык кеше табылмаган. Район башлыгы Нурмөхәммәт Хәмидуллин җирле Шурага көндәшсез-нисез генә сайланырга җыена.

Кайбер районнарда хакимият фиркасе намзәтенә каршы үз-үзен күрсәткән кандидатлар да теркәлгән. Әмма "Бердәм Русия" исеменнән чыккан авылдагы берәр көчле оешма җитәкчесе, яки башкарма хакимият кешеләре җиңелгән очраклар бик сирәк була.

Әмма сайлауларда сәяси көрәш тә булырга мөмкин, хәтта берничә фирка вәкилләренең керүе кебек демократия казанышына өметләнергә нигез бар. Чистай районында кайбер бүлгеләрдә хәтта 3 намзәт теркәлгән. Аларның берсе хакимият фиркасенән, икенчесе коммунистлардан, өченче намзәт үз-үзен күрсәткән була.

Шундыйрак өчлекне Азнакай районы Актүбә биләмәсендә, Актаныш районы Уразов авылында, Чистай районының кайбер авылларында табарсыз.

Бер урынга 3 фирка вәкиле дәгъва иткән урыннар да бар

Чистайдагы Выселки Шурасы депутаты булыр өчен 3 фирка вәкиле һәм үз-үзен күрсәткән бәйсез намзәт көрәшә. Биредә башка районнар өчен хас булган “Бердәм Русия” һәм коммунистлар фиркасе (КПРФ) арасындагы көрәшкә “Гадел Русия” фиркасе әгъзасы да кушылды.

Бу сайлау бүлгесендә яшәүче кешеләрнең тавышлары өчен көрәш тә булып алырга мөмкин. Намзәтләр – хәлле кешеләр, көчле оешмаларны вәкиллек итә.

“Гадел Русия” тарафдары Әхәт Муксинов – “Вамин-Чистай” ширкәте җитәкчеләренең берсе. Шунысы кызык – башка районнарда бу ширкәтнең бүлекләреннән хакимияттәге фирка вәкилләре бара.

“Гадел Русия” намзәтенә каршы “Бердәм Русия”дән Виктор Карпов чыгачак, ул җирле “Водоканал” оешмасын җитәкли. Коммунистлар тарафдары Евгений Князев – эшмәкәр.

Шулай итеп, бар сәяси көчләрнең дә тулы канлы кампания үткәрергә мөмкинлекләре бар дип фаразларга була. Бу бүлгедәге 4нче намзәт Сергей Васютин үзен үзе күрсәткән. Фиркаләргә ышанмаучылар тавышларын аңа бирә ала.

Сәяси көндәшлек көтеләме?

13 мартта буласы сайлауларда үз көчләренә ышанган "Бердәм Русия"нең көндәшсез намзәтләре дә, сайлану киртәсен узарга ярдәм итүче үз-үзен күрсәткән "курчак" кандидатлар да, күбесенчә пенсионерлар катламын вәкиллек иткән коммунистлар да, хәтта эссер дип саналган "Гадел Русия" вәкиле дә бар.

Ара-тирә берничә сәяси фирканең намзәтләре булса да, белгечләр сәяси көрәшне көтми. Бу сайлаулар намзәтләр үтә алмаган урыннарда үткәреләчәк. Кечкенә авылларда түгел, башкала Казанда да соңгы муниципаль сайлаулар алдыннан өндәү кампаниясе бик сүлпән үтте.

Сайлаучы күңеле ни тели?

2010 елның көзендә булган тавыш бирүдән соң “Азатлык”ка Балык бистәсе районында, андагы бер авылда яшәүче Лариса Меделева шалтыраткан иде. Ул яшәгән җирдә элекке депутатларның аларны сайлаган кешеләр алдында хисап бирмәве, намзәтләр белән ахыргача таныша алмавын сөйләде. Ул сайлауларга бармаган һәм аларны гомумән канунсыз дип саный. Лариса Меделева аны сайлаучы буларак хөрмәт итүне, аңа игътибар күрсәтүне көткән булган.

Әмма сайлаулар башкача да уза ала икән. Ханти-Манси өлкәсе Урай шәһәре канун чыгару оешмасына андагы Торак идарәсе җитәкчесе Марат Нурмөхәммәтов сайланырга тели. Аның сайлау бүлгесендә 5 мандатка 11 намзәт дәгъва итә. Марат Нурмөхәммәтов сайлау көрәшен тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, сәяси технологларны, оештыручыларны чакырды. Аңа ярдәмгә Казаннан татар активистлары китте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG