Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

Филлипиндагы террор гамәлендә кимендә 5 кеше үлгән


Филлипинның көньягында Сулу вилаятендәге Холо утравында булган террор гамәлендә кимендә 5 кеше үтерелгән, тагын берничә кеше яраланган.

Кайбер хәбәрләргә караганда, полиция хезмәткәрләре утырган машина узып киткәндә, мәктәп янында көчле шартлау булган.

Шартлау өчен җаваплылыкны әлегә кадәр беркем дә үз өстенә алмаган. Әмма хакимиятләр исламчыларның “Абу-Сайяф” төркеме оештырган булырга мөмкин дип фаразлый.

Ике көн элек бу төркем сугышчыларының хөҗүме булырга мөмкин дигән хәбәрләрдән соң иминлек чаралары көчәйтелгән булган.

XS
SM
MD
LG