Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38

“Без югалтып бара торган Казан белән танышу” дип аталган чараның чираттагысында агачтан эшләнгән архитектура үрнәкләре барланачак.

Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте 12 март көнне башкала тарихына битараф булмаганнарны янә экскурсиягә чакыра. “Без югалтып бара торган Казан белән танышу” дип аталган мондый чара дүртенче тапкыр үткәрелә инде.

Бу юлы шәһәрдә инде бик сирәк калган агачтан ясалган тарихи биналар янында тукталачаклар. Билгеле булганча, һәр чара җимереп ташлау куркынычы янаган бинага мемориаль такта элү белән тәмамлана.

Оештыручылар андый такта бу юлы Варвара Дружинина йортына беркетеләчәк, дип белдерә. Элмә такталар экскурсиягә килгәннәр һәм җәмгыять әгъзалары үзләре җыйган акчага ясала.

“Казан” журналы хезмәткәре, тарихи һәйкәлләрне саклау җәмгыяте вәкиле Олеся Балтусова сүзләренчә, җимерелеп барган биналарга йөрәге әрнегән гади кешеләр түгел, ә республикакүләм әһәмияттәге мираска ниндидер тамга салу мәдәният министрлыгы эше булырга тиеш.

Дружинина йорты сакланырмы?


Ике катлы Дружинина йорты XX гасыр башында агачтан эшләнгән иң гүзәл биналарның берсе булып тора.

Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасы башлыгы Фәридә Зәбирова сүзләренчә, бу бинаның да башына җитәргә тырышканнар. Арткы ягына ут төртеп яндырганнар. Хәзер бина урнашкан җир Казандагы йортлар төзи торган бер ширкәт үз кулына төшергән җирдә калган.

Тарихи биналар тирәсендә булган соңгы вакыйгалар күрсәтүенчә, Казандагы инде бөтенләй юкка чыгып бара торган агач йортларның берсе - балта осталары сәнгате дә җимерелергә мөмкин.

“Агачтан төзелгән сәнгати биналар 1996 елдан 2004 елга кадәр булган тузган торак програмына кертелгән. Аннан кешеләрне күчергәннәр. Шәһәр хакимияте башлыгының бу биналарны саклап калу турында карарлары булуга карамастан, ул үтәлми. Аларны ут төртеп яндырганнар”, ди Зәбирова.

Хәзер агачтан салынган җимерелмәгән биналар Казанда бармак белән генә санарлык. Мәчеттән ерак булмаган җирдә Каюм Насыйри урамында шулай ук хосусый берничә йорт бар. Тукай урамында Крестовниковлар йорты да әлегә исән.

"Шиһабетдин Мәрҗәни яшәгән өй, Вәли бай йорты, Мәрҗәни урамы тирәсендә һәм Киров районында берничә генә йорт калды", дип белдерә Зәбирова.

Чираттагы сәяхәт Тукайга багышлана


16 апрель көнне тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау оешмасы үткәрәчәк чара Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланачак.

Фукс йорты
Алар яндырылган Муллин йорты, әлегә җимерелмәгән Мәрҗәни йорты янында туктап, Тукай шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләгәч, Татар бистәсе аша үтеп, кайчандыр Болгар номерлары торган урында бара торган төзелеш янында да булачаклар.

Шигъри чара әлегә кадәр шулай ук җимерелү куркынычы янаган Фукс йорты янында тәмамланачак.

Фукс йорты фаҗигасе хакында чаң суккач, шулай ук яңа ел яллары вакытында Казан үзәгендәге сәүдәгәр Банарцев номерлары җимерелгәннән соң ризасызлык чарасы үткәргәч, түрәләр дә соң булса да Казанның күзгә күренердәй тарихы юкка чыгып барганлыгын аңлый башлады, мөгаен.

Татар бистәсен тыюлык итәргә телиләр


Шәһәр башлыгы Метшин белән җәмгыять вәкилләре очрашып җитди сөйләште. Татар бистәсен саклап калу өчен эшче төркем төзелде. Алар инде өч тапкыр очраштылар. Зәбирова сүзләренчә, Метшин Татар бистәсендә тыюлык ясау тәкъдимен хуплаган.

Дөрес, 1992 елда ук Татар бистәсен тарихи тыюлык итү проекты әзерләнә. Әмма ул вакытта җитәкчелек аны тормышка ашыру өчен кыл да кыймылдатмый.

Хәзер тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте Казан хакимиятендәге белгечләр белән Татар бистәсен тыюлык итү өчен юридик яктан нәрсәләр эшләргә мөмкинлеген ачыклый.

18 апрель – тарихи һәйкәлләрне саклау көне. Шул уңайдан нәкъ Татар бистәсенә генә багышланган конференция узачак. Әлеге конференциягә бистәдәге җирләргә һәм биналарга хуҗа булганнар чакырылачак. “Бер-беребезгә ялынып утыра торган заман түгел, хосусый милекчеләр белән дә кара-каршы сөйләшер вакыт җитте”, ди Зәбирова.

Халык битараф, түрәләр вәгъдәдән ерак китә алмый

Олеся Балтусова: "Түрәләр генә түгел, ә гади казаннар да шәһәр тарихын белмәгәнгә, тарихи-мәдәни һәйкәлләргә, инде юкка чыгу алдында торган биналарга битараф", ди.

Казан буйлап бу сәяхәтләр халык та бу биналарның зур әһәмияткә ия икәнен һәм алар алдында торган проблемнарны аңласын өчен үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, моңа кадәр булган һәр сәяхәткә 100 ләп кеше җыелган. Кызыксыну артканнан-арта бара.

Казанда мәгълүмат чаралары да бу проблемга киңрәк игътибар итә башлаганга югары урыннарда утыручылар үз сүзләрен әйтә башлады. Дөрес, күп очракта алар әлегә аклана.

Архитектура һәм мәдәни һәйкәлләрне куллануны контрольдә тоту дәүләт идарәсе вәкиле һәм Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева: “Тарихи һәйкәлләрне җимерү булмады, биналарның хуҗалары белән эш алып барабыз, шәһәрнең тарихи йөзен саклап калу өчен бик тырышабыз”, дип белдергән иделәр.

Әлегә кадәр кайчандыр Казан бизәге булган биналар язмышы сүздә генә. Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте вәкилләре сүзләренчә, түрәләр күпме генә сөйләсәләр дә, проблемны чишү өчен төрле юллар тәкъдим ителсә дә, Фукс йортына һаман да җимерелү куркынычы яный.

Җәмәгатьчелек беренче элмә тактаны нәкъ менә шушы йортка беркеткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG