Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

Миллиардерлар оясы быел Мәскәүдә


Русия миллиардерлары исемелеге башында торучы Владимир Лисин

Русия миллиардерлары исемелеге башында торучы Владимир Лисин

“Форбс” журналы дөньядагы миллиардерлар исемлеген бастырды. Мәскәүне бер генә шәһәр дә уза алмаган. Русия башкаласында гына да 79 миллиардер яши. Урал Рәхимов исемлектән төшеп калган.

Ике ел элек глобаль икътисади кризис вакытында Русиядәге миллиардерларның саны берничә тапкырга кимегән иде. Әмма бу хәл озакка бармады.

Чәршәмбе көнне “Форбс” журналы иң бай кешеләр исемлеген бастырды. Елына бер чыгарыла торган бу исемлектә, иң күп миллиардерларның Мәскәү шәһәрендә яшәве мәгълүм булды.

“Форбсның” җитәкчесе Стив Форбс сүзләренчә, бу дөнья икътисадындагы үзгәрешләр белән бәйле.

“Азия-Тын океаны төбәкләрен алганда, Бразилия, Русия, Һиндстан һәм Кытай илләре хисабына миллиардерлар саны анда 40% тирәсенә артты. Русиядә аларның саны 62дән 101гә җитте, Бразилиядә 18дән 30ка кадәр. Бу дөнья икъдисадында үсеш бар икәнне күрсәтә, әмма Кушма Штатларда һәм Көнбатыш Европада түгел", ди ул.

Путинның өметләре зурдан

Русиядәге 101 миллиардерның 79ы Мәскәү шәһәрендә яши, Нью-Йоркта алар - 58.

Соңгы вакытта Русия икътисадының кабат алга китүе Якын Көнчыгыштагы чуалышлар сәбәпле, нефть бәясенең нык өскә үрмәләве белән бәйле. Чөнки Русия дөньяда иң эре нефть сатучы булып тора. Ә аның бәясе ел башыннан 25% тирәсенә артты һәм хәзер бер мичкәсе 115 долларга якын.

Узган атнада телевидениедә бик канәгать күренгән Русия премьер-министры Владимир Путин финанс министры Алексей Кудрин белән очрашуда нефть бәясенең артуы Русиягә кабат үз резерв фондын туплауга мөмкинлек бирүен әйтте. Билгеле булганча, 2008 елны икътисади кризис заманында нефть бәясе төшкәч, әлеге казна шактыйга бушаган иде.

Нефть бәясенең үсүе шулай ук рубльнең артуына да китерде. Ләкин гади халык кына моны бик сизми. Бәяләр арта бара, ә хезмәт хаклары шул килеш кала.

Халыкның миллиардерларда эше юк

«Левада» фикер белешү үзәгеннән социолог Лев Гудков әйтүенчә, нефть тармагындагы үзгәрешләргә карамастан, Русиядә үз тормышыннан канәгатьсезләр саны арта гына бара. Ләкин шуңа да карамастан ул «Форбс» исемлеге белән бәйле җәмәгатьчелектә ниндидер канәгатьсезлек юклыгын әйтә.

“Бу хәлләр кешеләрне һич кенә дә кызыксындырмый. Һәм аларның тормышына кагылмый”, ди ул.

Форбс белдерүенчә, күп кенә илләрдәге җәмәгатьчелек миллиардерлар саны артуын бик уңай кабул итә. Чөнки бу ширкәтләрнең үсешен һәм үз чиратында яңа эш урыннары булдыруны аңлата. Ләкин Гудков фикеренчә, русиялеләр илдә үтә дә бай һәм үтә дә хәерчеләр арасындагы аерманы һәм бу өлкәдәге гаделсезлекне яхшы күрә.

Ул шулай ук күп кенә халыкның “Форбс” исемлегендәге миллиардерлар мәсьәләсенә битараф калуын аларның чарасызлыгы белән аңлата. Чөнки барыбер барып зарланыр кеше һәм урын юк.

Икътисадчы Михаил Делягин сүзләренчә, Мәскәүдә миллиардерларның артуы Русиядә байлыкларның тигез бүленмәве белән бәйле.

“Социаль гаделсезлек һәм җәмгыятьнең канәгатьсезлеге нык артты. Һәм дәүләт ярдәме ихтыяҗы булганнарга түгел, ә шактый акчалыларга бирелә", ди ул.

Русиядәге 101 миллиардерның иң бае металлургия магнаты Владимир Лисин. Өч елда аның кереме биш тапкырга арткан. Ул дөньядагы 1 мең 210 миллиардер исемлегендә 14нче урында тора. Ләкин баючылар белән бер рәттән Русиядә акчаларын югалтучылар да бар. Шуларның берсе Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал. Ул исемлектән бөтенләй төшеп калган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG