Accessibility links

Русиядә бомба куелу турында ялган хәбәрләр булды


Анадырьда интернет аша бомба куелды дигән хәбәр булгач телеүзәк бер сәгатькә эшен туктаткан. Шартлаткыч эзләүчеләр килеп анда бернәрсә дә тапмаган.

Бүген иртән бомба куелды дигән шундый ук хатлар Камчаткадагы Петропавл, Магадан һәм Амур өлкәсе эчке эшләр идарәләренә дә килгән.

Барсында да хәбәрнең ялган булуы ачыкланган.
XS
SM
MD
LG