Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Урай шәһәренә татар депутаты кирәк


Урай шәһәре думасы депутатлыгына татар намзәте Марат Нурмөхәммәтов

Урай шәһәре думасы депутатлыгына татар намзәте Марат Нурмөхәммәтов

13 мартта Русиядә гомум сайлау көне. Ханти-Манси өлкәсе Урай Шәһәр Думасына бердәнбер татар намзәте булган Марат Нурмөхәммәтовка Казаннан ярдәмгә сәяси технологлар, оештыручылар китте.


Марат Нурмөхәммәтов Урайда ике яшеннән бирле яши. Тумышы белән Башкортстанның Октябрь шәһәреннән булган депутат намзәте, хезмәт юлын участок милиционеры булып башлый.

Юридик белемгә ия Нурмөхәммәтов, алга таба шәһәр хакимиятенең хокук бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара. Хәзерге вакытта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Марат Нурмөхәммәтов намзәт булган сайлау бүлгесендә 5 мандатка 11 намзәт туры килә. Бүгенге көндә аны яклап Казаннан бер төркем татар активистлары Урай шәһәрендә эшчәнлек алып бара.

Шуларның берсе, милли хәрәкәт вәкиле Зөһрә Айсина Урайдагы Шәһәр Думасына хәзерлек эшләре һәм Марат Нурмөхәммәтов башкарган эшчәнлек белән якыннанрак таныштырды.

“Ул унбиш елдан артык эшкуарлык белән шөгыльләнә. Шәһәрдәге татар милләтенә бик булыша. Сабан туйларын уздыруга, каладагы мәчеткә матди ярдәм күрсәтә.

Мәчет әлегә намаз укый торган кечкенә генә бер урыннан гыйбарәт. Әмма 2012 елда зур мәчет төзелә башлаячак. Шушы мәчет төзелешенә дә ул үзенең өлешен кертергә җыена. Урай шәһәрендәге татар оешмасы уздыра торган чараларга да ул даими ярдәм итеп килә.

Урай каласында яшәүче татарлар, Шәһәр Думасында татар милләтеннән дә бер депутат, үзләренең вәкилләре булырга тиеш, дип уйлый.

Татарстан президенты да Русиянең кайсы гына төбәге булмасын, кайда татар милләте бар, аларга ярдәм итәргә, аларны күтәрергә тырыша. Һәм безнең монда килеп, татар кешесе Марат Нурмөхәммәтовның Шәһәр Думасына депутат булып сайлануы өчен булышуыбыз да президентыбызның йөкләмәсе белән эшләнә", ди Зөһрә Айсина.

Кырык биш меңләп кеше яши торган Урайның өчтән бер өлешен татарлар тәшкил итә. Башкортлар да бар, әмма нигездә татарлар күбрәк яши, ди ул.

Сайлауда Нурмөхәммәтовтан башка татар намзәте юк икән. Дөрес, алар сайлауда катнашу өчен теркәлгән булганнар, әмма теркәүдән берсе дә уза алмаган.

Айсина сүзләренчә, Нурмөхәммәтовның көндәшләре бик көчле. Аларның күбесе – нефть ширкәте җитәкчеләре һәм сәүдә өлкәсендә эшли торган эшмәкәрләр, ди аны яклаучы.

Марат Нурмөхәммәтов үз сайлаучыларына татар милләтен, татар мәдәниятен күтәрү теләген белдереп килгән. Шимбә, якшәмбе мәктәпләрен ачу турында да хыяллана.

Монда православ дине чиркәүләре бик матур итеп төзелгән, ә мөселманнар өчен намаз укырга бары тик кечкенә генә бер өй бар. Ул моңа бик кимсенә һәм 2012 елда мәчет төзеттерүне максат итеп алды, ди Айсина.

Шуны да әйтергә кирәк, аның намзәтен яклап, бу көннәрдә Урайга Ханты-Манси төбәге мөфтие Таһир Саматов та килеп киткән. Мәчеттә татарлар белән очрашып, Нурмөхәммәтов намзәтен яклап тавыш бирергә чакырган.

Русиядә сайлаулар вакытында төрле хәрәмләшүләр, тыюлар булгалап торса да, Айсина сүзләренчә, Урайдагы сайлау алды көннәрендә мондый хәлләр бер дә күзәтелмәгән.

Без беренче тапкыр, Русиядә сайлау алдыннан чын демократия күзәтелгән бер шәһәрне күрәбез. Монда хөкүмәт тарафыннан бернинди басым да юк, ди Айсина.

Без Марат Нурмөхәммәтовның сайлауда җиңеп чыгачагына ышанабыз. Чөнки монда татарларның абруе зур. Башка милләтләргә караганда алар данлырак та, хәрәмләшүләре юк.

Шуңа күрә аның татар милләтеннән булуы да сайлаучыларында ышаныч тудыра һәм башка милләтләр дә аңа тавыш бирергә әзер.

Урайда шәһәр думасына сайлауда намзәт булып беренче тапкыр татар кешесе чыкты. Элек Өлкә шурасында татарлар булган, әмма Шәһәр Думасында әле татар депутаты сайланганы булмаган, ди Марат Нурмөхәммәтов намзәтен Урай Шәһәр Думасына үткәрү чарасы активисты Зөһрә Айсина.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG