Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:43

АКШ вице-президенты Молдовага килде


Кушма Штатлар вице-президенты Джо Байден, Молдовага сәфәре вакытында, бу илнең Европа Берлегенә якынаюында теләктәшлек белдерүен әйтте.

Һава аланыннан Кишиневка барган вакытта Молдованың меңнәрчә кешесе аны ике илнең дә әләмнәре белән каршы алды.

Молдова хөкүмәте башлыгы Влад Филат белән сөйләшкәннән соң Джо Байден, “Молдова – Европа дәүләте” һәм аның киләчәге Европа Берлеге белән бергә бәйләнгән, дип әйтте.

XS
SM
MD
LG