Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:26

Йәмәндә дистә меңнәрчә кеше урамнарга чыкты


Йәмән президенты Гали Абдулла Салих

Йәмән президенты Гали Абдулла Салих

Йәмән башкаласы Санада җомга намазыннан соң дистә меңнәрчә кеше урамнарга чыкты.

Ил президенты Гали Абдулла Салихның китүен таләп иткән демонстрантлар университет урнашкан бистәнә җыелды. Ә президентка теләктәшлек белдерүчеләр Тахрир мәйданына тупланды.

Пәнҗешәме көнне Гали Абдулла Салих ел ахырына кадәр яңа конституция кабул итү өчен референдум үткәрергә, барлык яклар да тигез катнаша алсын өчен сайлау кануннарын үзгәртерә вәгъдә иткән иде.

Оппозиция 32 ел буе Йәмәнгә җитәкчелек иткән президент тәкъдимнәрен кире какты.

XS
SM
MD
LG