Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

“Челны ЛТД” газеты “Тәүбә” мәчетендә ваһһабилар тапкан


"Челны ЛТД" газетының 2 март саны

"Челны ЛТД" газетының 2 март саны

“Тәүбә мәчетендә җәнҗал” исемле мәкалә газетның 2 март санында чыккан. Язма авторы, Татарстанның көнчыгыш төбәге казые Рәфыйк хәзрәт сүзләренә таянып, Чаллының берничә мәчетен хәнәфи мәзхәбеннән читләшүдә гаепли.


“Шунысы курку уята: “Тәүбә” мәчете имамының барлык ярдәмчеләре – Әлмәт һәм Түбән Кама мәдрәсәләрен тәмамлаучылар. Хәзер алар Кама аръягында сәләфилекне таратуда шикләнелә”.

Бу сүзләр Чаллыда 50 мең тираж белән чыгучы “Челны ЛТД” газетында әйтелә. Әлеге язма газетның март ае санында “Тәүбә мәчетендә җәнҗал” (“Скандал в мечети “Тауба”) исеме белән беренче һәм унынчы битләргә куелган. Мәкаләнең эчтәлеген беркадәр бәян итик.

“Мәхәлләнең кайбер кешеләре әйтүенчә, Чаллы мәчетендә сәләфилек фикерен алга чыгаралар. Сәләфилек – фундаменталь агым, һәм ул исламны җәелдерү өчен кораллы көрәшкә дә юл куя. Бу мәчеткә йөрүчеләр өчен телевидение, газетлар тыелган. Башка мәчетләргә йөрү тыелган.

300дән алып 400гә кадәр Чаллы кешесе тулысынча дөньяви тормыштан читләште. Татарстанның көнчыгыш төбәге казые Рәфыйк хәзрәт әйтүенчә, Чаллы мәчетендә традицион ислам тотылмый. Сәләфилек һәм ваһһабилык традицион мәктәпләрне читкә тибәрүе белән куркыныч.

Сәләфиләр башка мәчетләрдәге иман дәресләрен дөрес түгел, мөселманлыкка каршы килү дип саный. Бу беренче чиратта исламга яңа килгән яшьләргә кагыла. Алар гаиләдә дә дин белеме алмаган, башлангыч дин белемнәре юк, ләкин чын мөселман буласылары килә. Кызганыч ки, традицион исламнан читләшү күренеше “Тәүбә” мәчетендә генә түгел, Чаллының тагын берничә мәчетендә күзәтелә” дип, “Челны ЛТД” газеты Кама аръягы баш казые Рәфыйк хәзрәт сүзләрен китерә.

Мәчет имамы читтә булганда...


Шунысы да игътибарга лаек, мәкалә “Тәүбә” мәчете имамы Идрис хәзрәт Галәветдин эштә булмаган чакта, Мисырда дәваланган вакытында дөнья күрде. Газет Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәткә дә “Тәүбә” мәчетендәге вакыйгаларга аңлатма сорап, мөрәҗәгать иткән булган. “Бу мәсьәләне тикшерүне Идрис хәзрәт кайтканчы калдырып торыйк”, дип җавап биргән мөхтәсиб. Мисырдан кайткач, Идрис хәзрәт “Азатлык” хәбәрчесенең кайбер сорауларына җавап бирде.



Идрис Галәветдин китаплары
“Бу язманы аңлар өчен 2 тапкыр укып чыктым. Мин үзем бик күп китаплар чыгардым. Шуларның “Ислам террорга каршы” дигәнен 40 мең тираж белән Чаллының элекке хакиме ярдәме белән чыгардык. Анда Аллаһы Тәгалә яраткан дуңгыз, ерткыч хайваннарга да корал күтәрергә ярамаганы әйтелә. Кешегә каршы корал күтәрү турында сүз дә булуы мөмкин түгел.

Ходай яраткан кемсәләрне үтерү ярамый. Террор ислам сәясәтенә каршы. Без шулай ук аракыга, тәмәкегә каршы. Безнең сәясәт – фәкать тынычлык. Ә монда язылган нәрсә белән килешмим. Үзләре килеп, ул язучылар мәчеттә нәрсәләр эшләнгәнен күрергә тиешләр иде. Бу язмалар өчен җавап бирәсе дә бар бит әле”, ди Идрис хәзрәт.

Чаллыда дини агымнар күп

“Элгәре ваһһабилар дигән сүз ишетсәм дә, сәләфиләр дигәнен яңа гына ишетә башладым, аны кем китереп чыгаргандыр. Чаллыда бүген 12 төрле дини агым, фиркаләр бар. Кем гаепле безнең шулай таркалуга? Моның гаеплеләре бардыр. 90нчы елларда чикләр ачылды. Гарәбстаннан, Төркиядән, Ираннан килеп керделәр. Алар кемнәр янына барып, кемнәрдән фатиха алдылар соң?

Нигә соң алар укыткан вакытта зур абзыйларыбыз, хәзрәтләребез бу укытучыларның кулына китап бирмәгән? “Менә бу – Әбү Хәнифә мәзхәбе китабы, шуның буенча укытыгыз” дип, програмнар бирмәгән? Ул балаларга нәрсә бирсәң, шуны кабул итә. Баланың гаебе юк.

Читтән килүчеләргә хәзрәтләребез дөрес китаплар бирергә, шул програмнан чыкмау турында килешүгә кул куйдырырга тиеш булгандыр. Шулай булса, мондый бәлаләр дә булмас иде. Ә баланы шыгыйга бирсәң – шыгый, христианга бирсәң – христиан, атеистка бирсәң – атеист итеп тәрбиялиләр. Кем кулына бирәсең бит баланы.

Баланы тәрбияләүдә бердәм китаплар, програмнар булмады. Кем ничек теләде – шулай укытты. Ни өчен газет-радиолар бу хакта әйтми?” дип борчыла Идрис хәзрәт.

Газетта Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкубның да аңлатмасы китерелә: “Апрель башларында Татарстан мөселманнары яңа мөфти сайлый. Ул барлык имамнарны яңадан билгеләр. Бер айдан соң мәсьәлә чишелер, “Тәүбә” мәчетендә хәл үзеннән-үзе хәл ителер. Әлегә моннан башка да эшләр күп”, дип җавап биргән ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG