Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebоok инкыйлабка чакыра


Протест чарасына чыккан яшьләр
Протест чарасына чыккан яшьләр

Интернеттагы социаль челтәрләр халыкларны, аеруча да яшьләрне инкыйлабларга рухландыручы бер чарага әйләнде. Азәри яшьләре Facebookта хөкүмәткә каршы протестка чакыручы «11 март – Халыкның бөек көне» дигән төркемгә берләште.

Башта яшьләр моны «виртуаль протест» чарасы буларак кына уйлаган иде. Ягъни санактагы тычканга басасын да, үзеңнең теләктәшлегеңне белдерәсең. Ләкин соңрак ул инде чынбарлыкта протестка өндәү чарасына әйләнде.

Бу төркемне булдыручыларның берсе Франциядә яшәүче Илнур Мәҗидли әйтүенчә, нәкъ 11 март нәрсәгә дә булса нигезләнеп сайланмаган. Әмма шуңа да карамастан, ул бер ай элек бу көнне Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкнең үз вазифасыннан китүен әйтә.

«Әлеге төркемне булдыруның максаты – халыкта туган чарасызлыкка нокта кую», диде ул.

Чыннан да нефтькә бай Азәрбайҗанда коррупция чәчәк ата, бөтен «дөнья» бары президент Илһам Алиев тирәсендә генә әйләнә. Иң югары вазифаларда аның туганнары һәм якыннары утыра. Шул ук вакытта сәяси һәм дин иреклеге кысыла, хәерчеләр саны арта.

Әлеге хәл белән килешергә теләмәгән яшьләр илдә демократик үзгәрешләр таләп итә. Һәм алар Азәрбайҗанда яшәүчеләр генә түгел. Facebookтагы бу төркем дә нигездә Европада яшәүче Азәрбайҗан ватандашлары тарафыннан булдырылды. Һәм сәхифәдә теләктәшлек белдерүчеләрнең саны дүрт меңгә җитте.

Протест Facebоokта гына калды

Әмма хакимият тә аларның санын артканын тик кенә карап утырмый. Төркем эшли башлаганнан бирле инде бу чарага бәйле булган берничә кеше тоткарланды. Шуларның берсе Бәхтияр Гадҗиевны бер айга сак астына ябып куйганнар. Мәҗидли сүзләренчә, бу тоткарлаулар инде хакимиятнең аяныч хәлгә җитүен күрсәтә.

«Хөкүмәтнең басымы тискәре нәтиҗәгә генә китерәчәк. Күтәрелеш тагын да артачак һәм бу киеренкелекне үстерәчәк кенә», ди ул.

Freedom House оешмасы тоткарлауларны бик шомлы хәл буларак бәяләде һәм киләчәктә демонстрацияләрне куып тарату Азәрбайҗан режимының көчен түгел, ә көчсезлеген күрсәтәчәк дип белдерде.

Инде 11 мартка кадәр бу кампанияне оештыручыларны «юлдан алып ату» өчен хакимият барысын да эшләсә дә, җомга көнне хөкүмәткә каршы чарага бер төркем яшьләр чыкты. Ләкин аларга аны уздыру мөмкин булмады. Инде иртәдән үк Бакы шәһәренең кешеләр күпләп йөри торган урыннарын полиция хезмәткәрләре уратып алган иде. Алар кешеләр күпләп җыела башлауны сизгәндә үк аларны куып таратырга тотынды. Каршы килүчеләр полиция бүлегенә озатылды. Тоткарланучыларның саны 20гә җитте.

Азәри яшьләренең 11 март каршылык чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:48 0:00
йөкләү


Интернетның куркынычлыгы нәрсәдә?

Ләкин бу хәл генә Азәрбайҗан яшьләрен туктатып кала алмас төсле. Инде бар дөньяда социаль челтәрләр гаделсезлеккә каршы көрәш чарасы буларак кулланыла башлады. Азәрбайҗанда аптыраганнан тырышып-тырышып социаль челтәрләрнең зыяны турында сөйлиләр. Мисал өчен, илнең баш психиатры Герай Герайбәйли Trend агентлыгына биргән әңгәмәсендә: «Кешеләрнең нигездә социаль челтәрләрдә аралашырга тырышуы аларның психологик проблемнары барлыгын күрсәтә», дип белдерде.

Ул кешеләрне күбрәк бер-берсе белән очрашып аралашырга чакырды.

Моннан тыш, кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары соңгы айларда Интернет кулланудан туган проблемнар хакында тапшырулар күрсәтүгә күчте. Анда нигездә дөнья челтәренең АКШта булдырылуы һәм Кушма Штатларның көч оешмалары тарафыннан контрольдә тотылуына басым ясала.
XS
SM
MD
LG