Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең “Фукусима-1” атом электр станциясендәге шартлауда реактор зыян күрмәгән


Җомга көнне Япониядәге көчле җир тетрәүдән соң, бүген ил башкаласы Токиадан 150 чакрымта урнашкан “Фукусима-1” атом электр станциясендә көчле шартлау булды. Станциянең берничә хезмәткәре яраланган. Электр станциянең бинасы җимерелгән, әмма реакторда шартлау булмаган.

Япония массакүләм мәгълүмат чаралары министрлар кабинетының генераль секретаре Юкио Эданога таянып, шартлаудан реакторның тышкы өлешендәге җиһазы җимерелүен, әмма ректор үзе урнашкан тимер тартмага зыян килмәвен хәбәр итте.

Шулай ук Эдано реактор тирәсендә нурланышның тиешле дәрәҗәдән артмавын, хәтта кимүен әйтте.

Әлеге станциягә 20 чакрым якынлыкта яшәүче барлык халык эвакуацияләнә.

Япониядә дулкын ташкыны китергән җир тетрәү нәтиҗәсендә үлүчеләрнең саны меңнән артып китте. Илнең төньягы һәм көнчыгышында җимерекләр аеруча да күп. Электр белән проблемнар туган, мобил элемтә дә начар эшли.

Токиода бензин һәм азык-төлеккә зур чиратлар хасил булган. Күпләр атом электр станциясендәге шартлау турындагы хәбәрдән соң, шәһәрдән китәргә тырыша.
XS
SM
MD
LG