Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа илләре башлыклары кризиска каршы фонд күләмен арттыру турында килеште


Брюссельдә Европа илләре башлыклары киңәшмәсендә элегрәк булдырылган кризиска каршы фондның күләмен арттыру һәм бурычлары күп булган илләргә ярдәм итү юлларын яхшырту турында килешенде.

Килешү нигезендә, фонд күләме элек билгеләнгәнчә 250 миллиард түгел, ә 440 миллиард евро булачак.

Европа Шурасы җитәкчесе Херман Ван Ромпей белдерүенчә, бу яңалыклар рәсми рәвештә 24-25 мартта узачак Европа берлеге саммитында расланырга тиеш.

Әлеге фонд Грециянең авыр финанс кризиска очрап Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фондыннан ярдәм сораганнан соң булдырылды.
XS
SM
MD
LG