Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:44

"Фукусима-1"дәге шартлауда реакторга зыян килмәгән


NHK телевидениесе күрсәткән фото

NHK телевидениесе күрсәткән фото

Шимбә көнне җир тетрәүдә зыян күргән Япониянең “Фукусима-1” атом электр станциясендә көчле шартлау булды.


Токио энергоширкәте белдерүенчә, “Фукусима-1” атом электр станциясе шартлавында дүрт кеше яраланган.

Әлеге шартлау шимбә иртәсендә бар дөньяны тетрәндерде. Бераз соңрак Япония массакүләм мәгълүмат чаралары министрлар кабинетының генераль секретаре Юкио Эдано сүзләренә таянып, шартлаудан реакторга зыян килмәвен хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, шартлау бары блокны гына җимергән, ә реактор урнашкан тимер җиһазга шартлау зыян салмаган. Шулай ук нурланышның да тиешле дәрәҗәдән артмавын әйтте.

Халык урыныннан күчерелә

Хәзергә “Фукусима-1” һәм “Фукусима-2” атом электр станцияләреннән 20 чакрым якынлыкта урнашкан барлык кешеләр эвакуацияләнә. Аларның саны 80 меңләп.

Элегрәк илнең икътисад министрлыгы белгечләр реактор эчендәге басымны киметә алды дип белдергән иде. Аның тышлыгында җыелган пар чыгарылган. NHK япон телевидениесе шартлаудан соң, атом электр станциясенең фотосын күрсәтте. Анда тышкы блокның ишелгәнлеге күренә.

Үлүчеләр саны меңнән артты

Япониядә җомга көнне дулкын ташкыны китергән җир тетрәү нәтиҗәсендә, үлүчеләрнең саны меңнән артып китте, эзсез югалучылар берничә мең. Илнең төньягы һәм көнчыгышында җимерекләр аеруча да күп. Электр белән проблемнар туган, мобил элемтә дә начар эшли.

Токиода бензин һәм азык-төлеккә зур чиратлар хасил булган. Күпләр атом электр станциясендәге шартлау турындагы хәбәрдән соң, шәһәрдән китәргә тырыша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG