Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

8 март – балкар халкының сөрген корбаннарын искә алу көне. Бу көнне балкар халкы күпләп яшәгән Кавказ республикаларында билгеләп үттеләр.

1944 елның 8 мартында Кабарда-Балкар республикасында яшәгән 37700 балкар халкын, ике сәгать эчендә яшәгән урыннарыннан куып, Казакъстан һәм Кыргызстанга сөргенгә сөрәләр.

Шуларның 52% балалар, 30% хатын-кыз, 18% ирләр була. Әлеге халык арасында Икенче дөнья сугышыннан яраланып кайтучыларның булуы да, сугыш кырында көрәшүчеләрнең гаилә әгъзалары барлыгы да туктатмый. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан үлә.

Туган якларына исән-сау кайту бәхете бик азларга гына насыйп була. Шулар арасында журналист Казбек Геккиевның булачак әбисе белән бабасы була. Соңрак, намуслы хезмәте өчен аның бабасына әле Социалистик Хезмәт Герое исеме дә бирелә.

Журналист якыннарының аянычлы язмышлары турында түбәндәгеләрне сөйләде:

«Бабаемның хезмәт юлы 9 яшендә, Кыргызстан җирлегендәге депортациядә башланып китә. Хәзер инде аңа 80 яшь, шулай булуга карамастан, гадәттәгечә хезмәт сөючән бабаем, эштән баш тартмый. Әбием чыгып чакырмаса, ул ашарга керергә да оныта. Бабаем 1944 елның 8 март көнен бүгенгедәй яхшы хәтерли”.
Сөрелгәннәрнең күбесе хатын-кызлар, балалар була
Иртәнге сәгать биштә, Черек районының тау арасында урнашкан биш авыл халкын 14 эшелонга төяп, Кыргызстанга озаталар. Үзләре белән 50 кг йөк алырга рөхсәт ителә ителүен. Әмма дә ләкин, беренчедән, ике сәгать эчендә нәрсә генә җыеп була соң ? Икенчедән, язгы март аенда йортта да ашамлыклардан әллә нәрсә булмый.

18 тәүлек буенча поездларда барган балкарларның 500дән артыгы ачлык белән авырудан, күчерелгән урыннарына барып җиткәнче ук үлә.

Поезд вагоннарында ашарга пешерергә мөмкинлек булмаганлыктан, кешеләр чи бәрәңге кимереп баралар. “Моны күргән бабаем: “ Март аенда бу алмаларны кайдан алдылар икән”, дип аптырашка кала.

Кыргызстанга килеп җиткәч, балканнарны буш далада калдыралар. Аларны алырга дип Кыргызстанның төрле авыл-районнарыннан килүчеләр, кырларда авыр эшләр өчен ир-атлары булган гаиләләрне генә сайлап алалар. Әбиемнең гаиләсендә кызлар гына, араларында иң кечкенәсенә өч яшь була. Хезмәт өчен яраксыз дип саналган гаилә далада үзе генә кала. Шуннан, кемдер: “Кырда мамык җыярга булса да ярарсыз”, дип аларны авылга алып киткән һәм шунда алар 13 ел яшәгәннәр” , дип сөйләде журналист Казбек Геккиев.

Моның белән горурланырга була

67 ел элек Казакъстан һәм Кыргызстан кырларының ач далаларына күчерелгән балкар халкы, язмыш каршылыкларына карамастан, геноцидка каршы тору гына түгел, ә яңадан күтәрелә алган.

Депортацияләнгән халык арасында ике Советлар Берлеге каһарманы, җиде Социалистик Хезмәт каһарманы, дүрт генерал, ике академик, 46 фәннәр докторы бар.

Районга үз исеме тик 1994 елны гына кайтарыла. 1944 елдан алып әлеге район Совет районы дип атала. Узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Черек районында 26,011 мең кеше яши, шуларның 21 меңе авыл җирлегендә. Әлеге районда яшәүчеләрдән балкарлар 61,6%, кабардалар 35,4%, руслар 1,7% тәшкил итә.

Икенче дөнья сугышы чорында халыкларның депортациясе бәйрәм көннәренә туры килә: балкарлар 8 мартта, чечен белән ингушлар 23 февральдә, калмыклар 28 декабрьдә сөрелгән.

1943-1944 елларда үз җирләреннән 61 милләт халкы күчерелә. Күпләп депортацияләнгән халыкларга: калмыклар, ингушлар,чеченнар, карачайлар, балкарлар, кырымтатарлары, нугайлар, төрекләр, греклар, болгарлар, кырым чегәннәре, көртләр керә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG