Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда бомба шартлауда дүрт кеше үлде


Әфганстан көньягындагы Кандаһар вилаятендә юлда куелган бомба шартлап дүрт кеше үлде. Бу хакта Әфганстан эчке эшләр министрлыгы вәкиле хәбәр итте. Хәзер тикшерү бара.

Әфганстанда тыныч халык арасында корбаннар саны үсә. Узган атнада чыккан БМО хисабы мәгълүматларына караганда, 2010 елда үлүчеләр саны 2,5 меңнән артты.
XS
SM
MD
LG