Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәлестин автономиясе Израилнең яңа утарлар төзүен тәнкыйтьләп чыкты


Фәлестин җитәкчелеге Израилнең Үрдүн елгасының көнбатыш ярындагы фәлестин җирләрендә 100дән артык яңа торак төзү карарын тәнкыйтьләп чыкты. Фәлестин автономиясе башлыгы Мәхмүт Габбас бу карарны “кабул ителмәслек” хәл дип атады.

Израил хакимияте яңа утарлар төзү карарын бүген кабул итте. Кичә Үрдүн елгасының көнбатыш ярындагы Итамар утарында яһүт гаиләсе үтерелгән иде. Өч бала һәм аларның әти-әнисе яһүт гаиләсе йортына үтеп кергән фәлестиннәр тарафыннан үтерелде.
XS
SM
MD
LG