Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наото Кан: Япония икенче дөнья сугышыннан соң иң авыр кризисны кичерә


Япониядә “Фукусима” атом электр станциясендә килеп туган хәл куркыныч булып кала. Җир тетрәү нәтиҗәседә ул өлешчә ишелде.

Рәсми вәкилләрдә атом реакторының берсе борчу тудыра. Нурланыш куркынычы сәбәпле, меңнәрчә кешене эвакуацияләү дәвам итә.

Япония премьер-министры Наото Кан телевидениедә чыгыш ясап, илдә әле берничә көне электр энергиясе белән проблемнар булачагын әйтте.

Ул барлык халыкны бердәмлеккә чакырды. Премьер-министр сүзләренчә, Япония икенче дөнья сугышыннан соң иң авыр кризисны кичерә.

Дулкын ташкыны сәбәпле туган җир тетрәүдә үлүчеләрнең саны меңнәрчә булырга мөмкин. Бүген Мияги районы полициясе алар җирендә генә дә үлүчеләр санының 10 меңнән артырга мөмкинлеген әйтте. Зыян күргән төбәкләрдән 300 меңләп кеше эвакуацияләнгән.
XS
SM
MD
LG