Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең биш төбәгендә сайлауда хәрәмләшүләр булган


Русиядә узучы гомум сайлауда катнашучы бәйсез күзәтүчеләр биш төбәктә хәрәмләшүләр булуын ачыклаган. Бу – Калининград, Владимир, Киров, Кемерово өлкәләре һәм Адыгея республикасы.

“Голос” сайлаучылар хокукын яклаучы оешма вәкилләре сайлау бүлекләрендә булган һәм анда сайлаучыларны “сатып алу”, яшерен өндәмәләр алып бару, сайлаучы кәгазьләрен тартмага күпләп ташлау кебек хәлләргә тап булган. Моннан тыш кайбер күзәтүчеләргә басым булган, аларның кайберләр сайлау урыннарына кертелмәгән.
XS
SM
MD
LG