Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21
Хәсрәт дивары

Мөселманнар өчен Мәккә-Мәдинә, Кагъбә ташы иң изге урыннардан булса, яһүдләр өчен шундый дәрәҗәле бер генә урын – Хәсрәт дивары (Стена плача). Бөтен дөньяда таралып яшәгән яһүд халкы шушы стенага карап дога кылып кына калмый, бирегә килергә, халык фаҗигасының шаһиты булган борынгы ташларга карап, Аллаһыдан иң изге теләкләр теләргә өметләнә һәм ул уй-хыялын тормышка да ашыра. Мөселманнар өчен гомердә бер мәртәбә хаҗ кылу мәҗбүри булса, яһүдиләрнең барчасы да диярлек берничә мәртәбә Иерусалимга килеп “елап” китә.

Елау дивары иске шәһәрдә, Храмлы тауның көнбатыш ягында, Әл-Акса мәчет комплексы астында урнашкан. Биредә Изге храмның калдыклары сакланган. Стенаның изге ташлары – яһүд халкының шөһрәтле үткәне, фаҗигале җиңелүләре, меңнәрчә елларга сузылган азатлык һәм дәүләтне торгызу өчен көрәше шаһиты.

Иң беренче бирегә һәрбер кеше дога кылыр өчен килә. Без дә ун көн өчендә ике мәртәбә биредә булдык: беренче мәртәбә тау башында урнашкан Әл-Акса мәчетен карарга барган вакытта, ә икенче мәртәбә - стенаның җир аста калган дәвамын карар өчен.

Ирләр һәм хатын кызлар өчен Елау диварында ике аерым урын ясалган. Мөселманнар мәчеттә, яһүдләр синагогада доганы аерым укыган булсалар, биредә дә тәртип шундый. Дивар янына үтәр өчен башта һәр ир кеше яһүд түбәтәен кияргә тиеш. Мин дә яһүдләрнең нәни түбәтәен киеп, укыр өчен Тора яисә Талмудны алмыйча гына стена янына үттем, белгәнчә догалар укыдым, Аллаһы Тәгаләдән үземә, балаларыма, туган-тумачага иң изге теләкләр теләдем, үзенчәлекле җылы биреп торган стена ташына ике кулымны да куеп, диннең кешегә тынычлык, рухият чаткысын биргәнен, тарих борынгылыгын тойдым сыман.

Елау дивары соңгы елларда яһүдләр өчен генә түгел, төрле халыкларның уртак йортына, дөресрәге, универсал рухи үзәккә, дивар янына килгән һәрбер кешенең хисләрен Аллаһ белән бәйләү урынына әверелә. Биредә яһүдиләр дә, христианнар да, мөселманнар да борынгы ташлар арасына иң изге теләкләрен белдереп язган кәгазь дә кыстырып китәләр, Аллаһ аны ишетер дигән өметтә яшиләр һәм күпләр язган теләкләренең тормышка ашырылуына шаһит та булалар икән.

Елау стенасы яһүдләр кулына 1967 елда күчкәннән соң биредә дәүләт бәйрәмнәре, солдатлар ант итү, борынгы йолаларны татаналы үткәрү урынына әверелә. Безнең төркемгә бер яһүд егетенең балигъ булу бәйрәмен үткәрүнең шаһиты булырга туры килде. Носилкада шактый бәдәнле бер егетне дүрт кеше күтәреп алып киләләр. Носилканың төрле ягында егетләр-кызлар кычкырып, җырлап, такмаклар әйтеп баралар, алар арасында олырак кешеләр дә бар. Алар бик каты барабан тавышы астында яһүд телендә нидер кычкыра-кычкыра безне узып Елау дивары янына киттеләр. Кызганыч, аларның дивар янында ниләр эшләгәнен күрә алмадык, чөнки автобуска ашыга идек.

Хәзерге көндә Израильгә килгән кунакларның иң күп була торган урыны шушында. Моның шулай булуын мин үз күзем белән ике мәртәбә күреп киттем. Беренче мәртәбә көндезге аштан соң мәйдан тулы халык булуга сокланып китсәм, икенче мәртәбә без биредә кич булып кояш баегач килгән идек. Ул вакытта биредә халык көндезгедән дә күбрәк шикелле тоелды. Борынгы стена ташлары яһүд халкын гына түгел, Израильгә килгән барча кешене ниндидер сихри көч белән үзенә җәлеп итеп тора.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG