Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам икътисады нияттән башлана


Алгы планда Сираҗетдин Нәбиев
Алгы планда Сираҗетдин Нәбиев

Казанда Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган “Алтын урта” клубы “Үз бизнесыңны ничек башларга?” дигән темага остаханә үткәрде. Биредә яшьләр ислам икътисады, хәләл бизнес мөмкинлекләре турында сөйләште.


Бүгенге вазгыятьнең төп күрсәткече булыпмы – “Үз бизнесыңны ничек башларга?” дип исемләнгән остаханәгә күбесенчә кызлар килгән иде. Соңарып булса да, чарага егетләр дә кушылды. Барысы бергә 30лап татар мөселман яшьләре ислам икътисады, бизнесны башлап җибәрү мәсьәләләре турында сөйләште. Остаханәдә Русия ислам икътисады үзәге җитәкчесенең урынбасары Сираҗетдин Нәбиев һәм икътисад фәннәре кандидаты Галим Вахитов яшьләрнең сорауларына җавап бирде.

“Яшьләргә алтын гасыр килде”

Сираҗетдин Нәбиев мондый очрашу өчен бик сөенүен һәм яшьләрнең бүгенге халәтне кадерләп, аңлап бетермәүләре турында әйтте.

“Сезгә алтын гасыр килде – ислам динендә яшәү вакыты. Әле сез моның тәмен дә, кадерен дә, кирәклеген дә җиренә җиткереп аңлап бетерә алмыйсыз. Бу сезнең гаебегез түгел, билгеле. Сез халык динсез яшәгән, динсез яшәргә мәҗбүр булган чорда яшәмәдегез. Мин ул чорда яшәдем.

Чагыштырып карасак, хәзер шундый зур мөмкинлекләр ачылды. Мондый юлларны кеше үзе ача алмый, ул Аллаһы Тәгалә кодрәте белән генә ачыла ала. Мин моны тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм”, диде Сираҗетдин Нәбиев.

Сираҗетдин әфәнде Казанның Русия ислам үзәге булачагына ышануы турында әйтте. Аның сүзләренчә, моның турында дөнья күләмендә дә беләләр, моңа федераль җитәкчеләр дә каршы түгел.
Яшьләр ислам икътисады турында сөйләшүләрне ешрак үткәрергә сорады

"Русия икътисады җәмгыять исәбенә баюга нигезләнгән
"

“Ислам икътисады дибез дә, ниндидер кануннар, тәртипләргә яраклашырга тырышабыз шикелле. Әмма ислам икътисады бөтен яшәеш рәвешенә кагыла ул. Эш тәртипләре бар, билгеле. Ләкин, минемчә, ислам икътисады миннән, сездән башлана.

Мисал өчен, исрафның нәрсә икәнен аңламасак, нинди генә докладлар сөйләсәк тә, ислам икътисадын аңламыйбыз дигән сүз. Әти-әнигә итагатьле булу, аларны карау турында, аларга күчтәнәч кертеп бирә белмәсәк, ислам икътисадын да белмибез дигән сүз. Билгеле, икътисад кануннарын да белергә кирәк. Әмма бу – икенчел мәсьәлә”, дип сөйләде Сираҗетдин Нәбиев.

РИУда икътисад фәнен укытучы Галим Вахитов Русиядәге икътисадның чын исеме “хрематистика” булуын билгеләп үтте.

“Сез китапларда укыган икътисад – ул хрематистика. Җәмгыять исәбенә баюга нигезләнгән икътисад хрематистика дип атала. Ә чын икътисад җәмгыятьнең тулы канлы тормыш алып баруы өчен эшли”, диде Галим Вахитов.

Шәригать кушканча эшләп, бизнес алып барып буламы?

Кичәдә шул сорауга да җавап эзләделәр. Сираҗетдин Нәбиев моңа зур мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте.

“Бүген Русиядә кануннарга каршы килмичә генә, теләге булган кешегә шәригать кушканча яшәп һәм бизнес алып барып була. Моңа мисаллар бик күп. Безнең Русиядә булган 20 миллион мөселманга да бизнес алып бару мөмкинлекләре бар.

Икътисадны алып караганда, мисал өчен, “Юмарт-финанс” дигән кооператив бар. Алардан акча алып та эшләп була. Аллаһы Тәгалә кушканча, ихлас күңелдән, эшне дөрес итеп алып барырга була, әмма салымнар мәсьәләсендә әле эшләргә кирәк.

Әгәр без бүген ислам икътисадына нигезләнгән, шулай-шулай эшләгез дигән канунны көтеп утырсак, моңа ирешә алмаячакбыз. Әгәр без бүген берничә ислам механизмын чыгарып, федераль дәрәҗәдә күрсәтә алсак, аларны бу мәсьәләне яшәү өчен ничек җайларга дип уйландыра алсак, кануннар кабул итәргә кирәк икән дигән фикерне тудыра алсак, максатыбызга ирешә алачакбыз”, диде Сираҗетдин Нәбиев.

Ул 50 ел элек мондый мөфтиятләр, бу кадәр мәчетләр булыр дип уйлый да алмаулары турында әйтте һәм яшьләрне җәй көне үтә торган халыкара саммитта волонтерлар буларак катнашырга чакырды.
Сулдан уңга: Айнур Солтанов, Сираҗетдин Нәбиев, Галим Вахитов

Ислам икътисады булсын өчен ислам банкы кирәкме?

“Алтын урта” клубының төп кунаклары “ислам икътисады булсын өчен ислам банкы булырга тиеш” дигән фикер белән килешмәүләрен белдерде. Алар ислам икътисадын банк ачылу кебек зур югарылыкка кадәр китерер өчен әле күп эшләргә кирәклеген әйтте.

“Русиядә ислам банкын ачар өчен без – барлык 20 миллион мөселман да ислам икътисады белән эшләргә тиеш. Шуны үзебез эшләмәсәк, беркем дә китереп бирми. Әгәр ислам банкын ачмыйча булмый икән дип утырсак, булмый инде”, диде Сираҗетдин Нәбиев.

“Кесә калынайтыйм дип, бизнес ясамыйлар”

Остаханәдә яшьләр бизнес төзү фикере булса, эшне ничек дәвам итәргә кирәклеге белән дә танышты. Кунаклар, беренче чиратта, бизнес-план төзергә кирәклеген әйтте. Шул эшләргә өйрәтер өчен РИУда икътисад кафедрасы ачылды, дип белдерде алар.

Сираҗетдин Нәбиев, проектлар белән Русия ислам икътисады үзәгенә килү мөмкинлеге, аларның иң яхшыларын чынга ашырырга булышулары турында әйтте.

“Әмма бөтен эш нияттә. Син бу эшне ни өчен башлыйсың? Ходай ризалыгы өчен, халыкка файда булсын, кешеләр дә, мин дә рәхәт яшик дип башлыйсың икән, Аллаһ Тәгалә дә бәрәкәтен бирә. Ә кесәмне генә калынайтыйм дисәң, булмый инде ул”, дип белдерде Сираҗетдин әфәнде.

Галим Вахитов исә күп бизнесменнарның эшне банктан акча алып түгел, фатирларын сатып башлавы турында хәбәр итте.

“Банктан алган акчаны яхшы кулланачагың турында әле ышанып әйтеп булмый. Соңгы тиеннәреңә кадәр бизнеска керткәндә генә, эшең барачак. Бизнеста үҗәтлек, максатчанлык кирәк. Аз йоклап, күп эшләсәң генә була ул”, диде Галим Вахитов.
Сираҗетдин Нәбиев яшьләрне хезмәттәшлеккә чакырды

“Авылларда хәмер сатарга мәҗбүр итәләр”


“Алтын урта”га килүчеләрнең берсе авылларда хәләл бизнес алып барып булмавы турында белдерде.

“Безнең авыл халкы мәчеткә, авыл җирлегенә килеп, бөтен кибетләрне аракысыз, хәләл ясыйк, безгә болай да табыш җитә, диделәр. Авыл җирлеге рәисе, аннан, район башлыгы спиртлы эчемлекләрне сату эшен туктатырга ярамавын белдергән. Кибетләрен яптыру белән куркытканнар”, дип сөйләде.

Галим Вахитов исә бу өлкәдә бүгенге вазгыятьнең элекке хәлләргә караганда күпкә яхшырак булуын билгеләп үтте. Ул элек аракы сата алмаган яки азрак саткан өчен дә сатучыларга һәм җитәкчелеккә яхшы гына эләгүе турында әйтте.

Сираҗетдин Нәбиев исә Шыгырдан, Гали, Ак күл һәм башка шундый авылларда шәригатьчә яшәүләрен мисал итеп китерде. Сорау биргән егет исә хәләл бизнеска руслар рөхсәт итсә дә, татарлар рөхсәт бирмәвен белдерде. Галим Вахитов әлеге проблемнан бер чыгу юлын тәкъдим итте.

“Мисал өчен, Мари республикасында регистрация үтеп, салымнарны да шунда түләп, үз авылыңда бизнесыңны алып барырга була. Бизнес үсешенең файдасы башкаларга китүне күреп, авыл җирлеге рәисе дә, район башлыгы да уйга калачак”, диде ул.

“Бизнесмен булып туарга кирәк”

“Алтын урта” остаханәсенә килгән яшьләр мондый очрашуларның бик кирәк булуын һәм алга таба да дәвамын көтеп калулары турында әйтте. Кайберләре исә махсус шул өлкәдә эшләүләре, икътисад буенча белем алулары турында белдерде.

Сираҗетдин Нәбиев белән Галим Вахитов яшьләр белән эшне киләчәктә дә дәвам итү теләкләре турында әйтте һәм бизнес башлыйм дип кенә бизнесмен булып булмавын да искәртте. Кеше үзенең сәләте нәрсәгә булуын белергә, үзенең бизнес кешесе булу-булмавын тоярга тиеш, диде алар.
XS
SM
MD
LG