Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Русиядәге сайлауда канун бозулар күп булган


Бәйсез күзәтүчеләр Русиядә якшәмбе көнне булган сайлауда канун бозулар күп булган, дип белдерә.

Соңгы нәтиҗәләр «Бердәм Русия» фиркасенең Русиянең 12 төбәгендәге парламенттагы урыннарның күпчелегенә ия булуын күрсәтә.

Үзәк сайлау комитеты хәбәр итүенчә, Чукоткада һәм Курган өлкәсендә “Бердәм Русия” вәкилләре 70% тан артык, ә Дагыстанда 70% ка якын тавыш җыйган.

Киров өлкәсендә башта КПРФ җиңеп барган, соңрак 35% тан күбрәк тавыш җыеп “Бердәм Русия” аны узып киткән.

13 март көнне Русиянең 74 төбәгендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар үтте.

XS
SM
MD
LG