Accessibility links

Йәмәндә хөкүмәткә каршы чаралар дәвам итә


Күптән түгел Аден шәһәрендә булган демонстрация
Күптән түгел Аден шәһәрендә булган демонстрация
Йәмәндә көчле кризис. Бүген дә ил башкаласы Санада һәм башка шәһәрләрдә күпләгән кеше катнашында каршылык чаралары уза.

Сана урамнарына гаскәрләр һәм хәрби машиналар кертелгән. Солдатлар шәһәрнең университет тирәсен чолгап алырга тели. Баш күтәрүче меңнәрчә кеше берничә атна инде чатырлар шәһәрчеге корып шунда яши.

Күрүчеләр әйтүенчә, гыйсьянчылар күп булган Таиз шәһәрендә каты атышлар барганлыгы ишетелә. Илнең көньягындагы Әл-Һәут шәһәрендә дә демонстрантларның күп булуы хәбәр ителә.

Йәмәндә бер айга сузылган каршылыклар вакытында 30 дан артык кеше үлгән.

Баш күтәрүчеләр 32 ел хакимияттә утырган ил президенты Гали Абдулла Салихның китүен таләп итә.
XS
SM
MD
LG