Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак Барс” җиңелү “уразасы”ннан чыга алырмы?


“Ак Барс” - “Салават Юлаев” уены, Уфа, 13 март 2011
“Ак Барс” - “Салават Юлаев” уены, Уфа, 13 март 2011

Гагарин кубогы өчен барган көрәштә Казанның “Ак Барс” хоккей такымы, Уфаның “Салават Юлаев”ына өч тапкыр җиңелеп, зур көрәштән бөтенләйгә төшеп калу куркынычы алдында тора. 13 март көнне Уфада узган өченче очрашу мәйдан хуҗалары файдасына 2:1 исәбенә тәмамланды. Киләсе очрашу казаннар өчен соңгысы булырга мөмкин.


“Салават Юлаев” быелгы ярышта Казанда “Ак Барс”ны ике уенда да җиңеп, хоккей белгечләрен шаккаттырган иде инде. Казаннар, нигә әле без дә Уфада “салават”ны җиңә алмаска тиеш, дип белдерсә дә, үз җанатарларын шатландыра алмады: 3нче уенда да оттырдылар.

“Әлегә шанс бар”


Күпләр быелгы ярыштан “Ак Барс” шулай итеп төшеп кала бара дигән фикердә тора, тик тренер Зиннәтулла Биләлетдинов: “Безнең эшебез авырлашса да, көрәш дәвам итә. Безнең әлегә шанс бар, ахырга кадәр уйнаячакбыз. Хоккейчыларым кулларыннан килгәннең барысын да эшләде”, дип белдерә.

Дөрес спортчылар тырыша торгандыр анысы, сүз дә юк. Әмма бу ярышлар белән берүк вакытта сәясәт казаны да кайный, дип әйтә кайбер белгечләр. Чөнки ике республика бу спорт төренә бик зур акчалар сарыф итә. Читтән кыйбатлы уенчылар сатып ала, ди алар.

Дөрес, ике республика такымнарының еллык бюджетларын төгәл генә беркем дә белми. Кайбер спортчыларның елга миллион долларлар алуын да интернеттан гына ишетергә туры килә.

Әйтик, кайберәүләр, “Салават Юлаев”ның һөҗүмчесе Александр Радуловның барлык көчен биреп, һәр очракта кирәксә дә кирәкмәсә дә хөкемдарлар белән аяк терәп бәхәсләшүен, 3 елга 8 миллион доллар хезмәт хакы алуына да бәйләми калмый.

Тик шундый зур чыгымнар тотылуга да карамастан, “Салават Юлаев” ике ел рәттән кубокны ала алмады. Бәлки дә нәкъ менә шушы халәт аны төп көндәше “Ак Барс”ка каршы бар мөмкинлектән дә файдаланырга этәрәдер.

Казандагы очрашуда да кунаклар, “Ак Барс” капкасына ыргытылган алканы хөкемдарларга яңадан караттырып, бәхәсле алканы исәпләтүгә ирешмәделәрме?



Спорт журналисты Илнар Хөснуллин исә, ике такымны чагыштырып караганда көчләр тигез, ди. Шуңа да карамастан, “Салават Юлаев”ның кубоктагы җиңү “уразасы” озаккарак сузылды ахры, дип тә өсти.

“Спорт белгечләренең күбесе “Ак Барс”ның сакчыларын, ә “салават”ның һөҗүмчеләрен мактый иде. Әмма быел Казан сакчылары Уфа һөҗүмчеләренә тәэсир итә алмый.

Аннан соң быел “Салават Юлаев”ның җиңү теләге дә көчлерәк күренә. Игътибар итсәк, “Ак барс”ның хоккейчылары соңгы 3-4 елда әллә ни үзгәрмәде, ә “Салават”та ел саен 5-6 уенчы гел алмаша, гел көчлерәкләр алына, ди Хөснуллин.

“Кем көчле – шул җиңсен иде

Илнар Хөснуллин сүзләренчә, Русия спортында көтелмәгән хәлләр дә була. Бу матчларга карата да төрле фаразлар күп булды, ди ул.

Ике такым арасындагы очрашуларда бәхәсле очраклар күп дип әйтмәс идем. Әмма Казандагы очрашуларның берсендә уен нәтиҗәсен билгеләгән алканың “Ак Барс” капкасына керү-кермәве турында әле дә бәхәсләшәләр, анысы.

Интернеттагы фаразларга килгәндә, быелгы кубок “Ак Барс”ка гына түгел “Салават Юлаев”ка да эләкмәскә мөмкин. Күпләр быел КХЛ җитәкчелегенең Петербурның “СКА” такымына бу кубокны тапшырачагы турында фараз кыла. Әмма мин кем көчле – шул җиңсен иде дип телим, ди Хөснуллин.

Бер караганда “Көнчыгыш” төркеменә иң көчле такымнарны җыйдылар. “Авангард”, “Металлург”, “Ак Барс”, “Салават Юлаев” дисеңме. Боларның барысы да чемпион була алырлык көчтә.

Ә “Көнбатыш” төркемен карасак, “Локомотив” белән “Динамо Рига” уйный, “СКА” белән “Атлант”. Бу такымнарның уеннары тамашачыга да бик кызык түгел бит.

“Уфа җанатарлары “Ак Барс”ны җиңүне тели”


Иртәгә булачак 4нче уенга әйләнеп кайтабыз икән, шәт “Ак Барс” җиңелмәс. Чөнки мондый хәлнең булуын күз алдына да китерә алмыйм. Соңгы матч хәзер спорт түгел, егетлек мәсьәләсенә әйләнеп бара.

Үземнең сөйләшүемнән чыгып әйтәм, Башкортстаннан килгән җанатарлар үзләре үк, безнең өчен Гагарин кубогын алу ул кадәр үк мөһим түгел, безнең өчен бигрәк тә “Ак Барс”ны җиңү әһәмиятле дип белдерде.

“Ак Барс” хоккейчылары да Уфадагы матчның принципиаль булуын бик яхшы аңлый, без дә алардан җиңү көтәбез, ди спорт журналисты Илнар Хөснуллин.

“Салават Юлаев” белән “Ак Барс” арасындагы 4нче очрашу 15 март – сишәмбе көнне Уфада, Казан вакыты белән кичке сәгать биштә башлана.

Башкортстан такымы бу уенда да өстен чыга калган очракта, Татарстан хоккейчылары Гагарин кубогы өчен барган көрәштән төшеп кала.

“Ак Барс”ка җиңү елмайган очракта уенның чираттагысы 17 март көнне Казан бозында дәвам итәчәк. Кайсы такым 7 уенның 4есендә җиңүгә ирешә – шул көрәшнең ярымфинал өлешендә көч сынашачак.
XS
SM
MD
LG